Луиза Фархшатова

Фархшатова Луиза Азамат кызы (8 март 1953 ел) — радио һәм телевидение ветераны, журналист, сценарийлар һәм телевизион фильмнар авторы, Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамыр» балалар студиясен оештыручы. Россия Федерациясенең Кинематографистлар берлеге әгъзасы[1]. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Зәйнәб Биишева исемендәге премия лауреаты (2012)[2].

Луиза Фархшатова
Туган 8 март 1953(1953-03-08) (71 яшь)
Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, сценаричы

Биографиясе үзгәртү

Луиза Азамат кызы Фархшатова (кыз фамилиясе - Әхмәдиева) 1953 елның 8 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында укытучылар гаиләсендә туган. Урта белемне Уральск мәктәбендә ала.

1978 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлеген тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлегенен Башкорт АССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында башлый. Аннары Башкортстан радиосының музыкаль мөхәррире була.

1983 елның сентябреннән — Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының кадрлар бүлегендә өлкән инспектор, 1990 елның гыйнварыннан — хатлар бүлеге комментаторы.

1992 елның февралендә Луиза Фархшатовага 1991 елда яңыртылган Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе составында «Тамыр» балалар студиясен оештыру буенча мөһим бурычлар йөкләтелә: ул «Тамыр»ның сәнгатьчә җитәкчесеннән аның директорына кадәр хезмәт юлы үтә.

2000 елның октябреннән 2006 елгача Луиза Фархшатова «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары һәм телевидение студиясе директоры булып эшли.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Документаль фильм сценарийлары үзгәртү

 

Китаплары үзгәртү

  • Ләйсән — Безнең бәйрәм. Хатирәләр китабы- альбом (2016)[3]
  • Тәкъдир. Гофран мәчетенең имам хатибы Гали Хәсәнов турында китап- альбом (2011)
  • Яшәмеш (ике телдә; 2009)
  • Абдулла. Абдулла Солтанов иҗаты һәм тормышына багышланган китап-альбом (-2008)
  • Яшәмеш акыл җыя (2007)
  • Яшәмеш абый булды. «Акбузат» журналы китабы. (2003)
  • Яшәмеш абый, имеш. (2002)
  • Яшәмеш үсә. (2000)

Казанышлары үзгәртү

  • 2019 елның 2-7 июнендә Ханты-Манси автономияле округы — Юграның административ үзәге Ханты-Мансийск шәһәрендә узган «Спасти и сохранить» 23-нче халыкара экология телефестивале йомгаклары буенча Луиза Фаршатованың «Башка ташлар. Торатау — кабырчык таш» исемле документаль фильмы «Этноэкология (табигать һәм төп халыклар)» номинациясендә җиңүче дип танылды һәм бәйгенең абруйлы бүләге «Алтын гагара»га лаек булды[4].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кинематографисты Башкортостана: 94. Фархшатова Луиза — сценарист 2018 елның 23 октябрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
  2. Тележурналист Луиза Фархшатова удостоена литературной премии имени Зайнаб Биишевой. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2013, 1 февраль(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
  3. В Башкирии написали книгу об одном из самых известных танцевальных ансамблей. Сайт «kp.ru.ufa», 2016, 12 апреля(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
  4. В Ханты-Мансийске наградили победителей телефестиваля «Спасти и сохранить». Международный экологический телевизионный фестиваль Спасти и сохранить». Официальный сайт 2020 елның 15 август көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 14 июнь 2019)
  5. Луиза Фархшатова — лауреат премии им. З.Биишевой 2012 года. КУГАРЧИНСКАЯ ЦБС. Официальный сайт. Лауреаты премии им. З.Биишевой(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
  6. Луиза Фархшатова удостоена памятной медали к 100-летию Башкортостана(рус.)(Тикшерелгән 14 июнь 2019)

Сылтамалар үзгәртү