Лотфулла Сибагатуллин

(Лотфулла Сибәгатуллин битеннән юнәлтелде)

Лотфулла Сибагатуллин (1912-1978) – РККА капитаны, Советлар Берлеге Каһарманы (1943).

Лотфулла Сибагатуллин
Файл:Sibagatullin.JPG
Туу датасы 15 март 1912(1912-03-15)
Туу урыны Пермь крае, Чәйкә (Өя районы) авылы
Үлем датасы 6 октябрь 1978(1978-10-06) (66 яшь)
Үлем урыны Ташкәнт өлкәсе
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Капитан
Капитан
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Сибагатуллин Лотфулла Сибай улы 1912 елның 15 мартында Пермь өлкәсе хәзерге Өя районы Чәйкә авылында урта хәлле крестьян семьясында туган. Милләте — татар. Башта дини белем, аннары Өядә, Йанапайда, Чәйкәдә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уразмәт авылында избач булып эшли. 1928-1931 елларда Свердловски татар-башкорт педагогия техникумында укып мөгаллим була. Чәйкә мәктәбендә, Пермь шәhәрендәге унынчы номерлы мәктәптә укытучы булып эшли. Аннары гаиләсе белән Үзбәкстанга кучеп китә. Нәмәнгән өлкәсе Нарын районында укытучы, халыкка белем бирү бүлегендә инспектор булып эшләгән.

1938 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә. Укымышлы Лотфулла Витебски шәhәрендә русча белмәгән, кавалериядә хезмәткә алынган татар, башкорт, казах, узбәк, кыргыз егетләрне рус теленә өйрәтә. Фин сугышында ул взвод командиры булып катнаша. Лотфулла биредә авыр яралана. Госпитальдә яраларын төзәтеп Үзбәкстанга гаиләсе янына кече политрук булып ялга кайта. Тик ул биредә күп ял итеп тора алмый – сугыш башлана.

1941 елда Ош шәhәрендә курсларда әзерләнеп, вакытыннан элек экзаменнар тапшырып, 1942 елның февраленнән панфиловчылар дивизиясен алмаштыру өчен Мәскәү тирәсенә килеп сугышларда катнаша. Орел өлкәсендә 1943 елда Ливны шәhәре өчен барган дәhшәтле сугышларда башы яралана. Фронтта ул 3 мәртәбә контузияләнә hәм 4 мәртәбә яралана.

229нчы укчы полкында батальон командирының ярдәмчесе (Үзәк фронт, 13нче армия, 8нче укчы дивизия) өлкән лейтенант Сибагатуллин 1943 елның 22 сентябрендә Югары Жары авылы (Гомель өлкәсе Брагинск районы) янында, бертөркем сугышчы белән, дошман уты астында Днепр елгасын кичеп чыга. Бу төркем плацдарм яулап ала һәм аны ныгытып полкка елга аркылы кичергә мөмкинлек тудыра 1943 елның 16 октябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

1945 елны Түбән Новгород хәрби-сәяси училищесын тәмамлаган. 1946 елдан капитан Сибагатуллин запаска чыга. Ташкәнт өлкәсе Югары Чырчык районы Пәркәнт авылында җитәкче-хуҗалык эшләрендә булган. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1942 елдан КПСС әгъзасы.

1978 елның 6 октябрендә вафат булган. Паркент авылында бер урам аның исемен йөртә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү