Лондон конвенциясе (1896)

1896 елгы Лондон конвенциясеБөекбритания белән Франция арасында Һинд-Кытайда йогынтыны сферасын бүлешү турында халыкара килешү. 1893 елда Франциянең Сиам җирләрен хәрби юл белән басып алуыннан соң төзелә.

Лондон конвенциясе
Имзаланган 15 гыйнвар 1896
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Франция байрагы Франция
en: Convention of London Викитекада

Тарих үзгәртү

1896 елның 15 гыйнварында Лондонда имзаланган. Сөйләшүләр Франциянең Сиам җирләрен басып алуын туктатырга теләгән Бөекбритания инициативасы белән башлана.

Конвенция буенча
Сиам 3 зонага бүленә: Төньяк-Көнчыгыш Сиам (Франция кул астында), Көньяк Сиам (Малай ярымутравы белән) (Бөекбритания кул астында), Үзәк Сиам (буфер зона).

Яклар Үзәк Сиамның бәйсезлеген танырга, аның территориясенә гаскәр кертмәскә, өченче илләр белән әлеге территория турында сөйләшүләр алып бармаска вәгъдә бирә.

Конвенция шулай ук 1894 һәм 1895 елларда Кытай белән килешүләр нәтиҗәсендә Кытайның Юньнань белән Сычуань провинцияләрендә Бөекбритания белән Франциянең өстенлекләрен тагын бер кат ныгыта.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү