Федосеев урамы (Казан)
(Лобачевская улица (Казань) битеннән юнәлтелде)
Федосеев урамы (рус. Федосеевская улица) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Батурин урамыннан башланып, Япиев, Зоя Космодемьянская һәм Касаткин урамнары белән кисешә, шуннан соң тәмамлана. Инкыйлабчы Николай Федосеев (1871-1898) исемен йөртә.
Озынлык | 1068 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов районы һәм 1 нче пүлисә часы |
Почта индексы | 420111[1] |
Кисеп үтә |
Батурин урамы, Япеев урамы, Зоя Космодемьянская урамы һәм Касаткин урамы |
Тарих
үзгәртүУрам 1929 елның 16 маенда Өемнәр (хәзерге урамның башыннан алып Зоя Космодемьянская урамына кадәрге өлеше) һәм Түбән Федор (урамның калган өлеше) урамнарын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1899 елдан 1920-елларга кадәр Федосеев урамында трамвайлар йөргән.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- 2 нче йорт — Изге Параскева чиркәве (1728 ел)
- 35, 35-а йортлары — Алкин утары, XX гасыр башы (2000-еллар уртасында сүтелгән)
- 36 нчы йорт — Игенчеләр сарае (биредә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының штаб-фатиры урнаша)
- 37 нче йорт — Шәһәр йорты (сүтелгән)
- 38 нче йорт — Иванов йорты (сүтелгән)
- 46 нчы йорт — Изге Әүдеки чиркәве, 1734 ел
- 65 нче йорт — сәнгать белгече Петр Дульский яшәгән йорт (сүтелгән)
- 67 нче йорт — Лисичкин-Дульский йорты, 1869 ел (сүтелгән)
- 68 нче йорт — Е. А, Кузнецова йорты, 1874 ел (сүтелгән)
Галерея
үзгәртү-
Аркылы Казан (Япиев) һәм Түбән Федор урамнары киселеше, 1900-1917 еллар арасы
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- ↑ Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани — 1995. — 320 бит