Лия Идрисова (24 май 1963 ел) — табиб-галим, невролог, физиотерапевт, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2002).

Лия Идрисова
Туган 24 май 1963(1963-05-24) (60 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

Лия Түләк кызы Идрисова 1963 елның 24 маенда Башкорт АССРның Октябрьски шәһәрендә туган.

1986 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

1988 елдан Уфа гигиена һәм һөнәри авырулар гыйльми тикшеренүләр институтында эшли.

1992 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта.

2002 елдан Мәскәүдә: «Россия тимер юлы» ачык акционерлар җәмгыятенең Үзәк поликлиникасында бүлек мөдире, 2006 елдан — «Шәхси доктор клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, бер үк вакытта Россия халыклар дуслыгы университетында эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре организмның начар физик факторлар тудырган экстремаль һәм терминаль торышының патологик физиологиясен өйрәнүгә, алкоголь комасын һәм комадан соңгы алкоголь интоксикацияләрен дәвалау өчен физиогемотерапия файдалануга, реанимациядән соңгы чорда авыруларны реабилитацияләү проблемаларына багышланган.

260‑тан артык фәнни хезмәт һәм алты уйлап табу авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Алкогольная кома и лазеротерапия в экспериментет. Уфа, 2003 (автордаш);
  • Спектрально‑когерентный анализ электроэнцефалограмм у детей с парксизмальными расстройствами сна Уфа, Ике мең алты (автордаш);

Сылтамалар үзгәртү