Фәйзуллина Саз Фәхри кызы (25 февраль 1936 ел) — Башкортстан радиосының тәүге дикторларының берсе, Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).

Лира Фәйзуллина
Туган 25 февраль 1936(1936-02-25) (88 яшь)
Сәетбаба, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы

Биографиясе үзгәртү

Лира Фәхри кызы Фәйзуллина (кыз фамилиясе Мәхмүтова) 1936 елда Башкорт АССРның хәзерге Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Шул ук районның Үтәк авылында укытучы булып эшли. 1956 елда «Уфада башкорт радиосы һәм телевидениесе булдырыла» дигән хәбәр ишетеп, дикторлар конкурсында үзен сынап карарга була. Тиздән аның тавышы радио аша бөтен Башкортостанга яңгырый да башлый.

Аннары Мәскәүдә дикторлар курсында укый, күренекле СССР дикторлары — Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Людмила Кайгородовалардан һөнәр осталыгына өйрәнә.

Уфа сәнгать училищесында Гөлли Мөбәрәкова, Абдулла Гыйләҗевтан сабак ала.

40 елдан артык диктор булып эшли, дистәләгән рус телендәге фильмнарны башкортчага тәрҗемәләүдә катнаша. Рәсимә Кәримова, Әхәт Мортазин кебек дикторлар белән беррәттән, аның тавышы дистәләгән еллар буенча көннән-көн Башкортстан радиосын танытып торган тавыш була.

Лира Фәхри кызы шулай ук башкорт халык җырларын оста башкаручы буларак та билгеле.

Әлеге вакытта ул лаеклы ялда, ире Равил абый белән тыныч тормыш көтә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Фәйзуллина Лира Фәхри кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 22 февраль 2021)
  • Ашкадар радиосы сайтында Лира Фәйзуллина белән әңгәмә 2012 елның 10 март көнендә архивланган. (24.02.2011. «Мәдәният» рубрикасында)