Ливвик сөйләме

Ливвик сөйләме (livvin kieli, livvinkarjala) — карел теленең өч төп сөйләмнәренең берсе, карел-ливвиклар субэтник төркеме арасында таралган. Сөйләшүчеләр саны бәхәсле — 14,1 нән 25 мең кешегә кадәр, күбесенчә Олонец Карелиясендә яшиләр һәм шулай ук Фин Карелиясендә (3 мең кешегә кадәр).
Ливвик сөйләменең килеп чыгышы хәзерге көнгә кадәр төгәл билгеләнмәгән, әмма ул фин-угыр телләр төркеменең балтик-фин тармагына карый. Бу сөйләмдә вепс теленнән күп алынмалар һәм шулай ук башка карел сөйләмнәрендә булмаган көнбатыш Балтика лексикасы пласты бар.
№ 292 каен тузының теле булып мөгаен ливвик сөйләменең архаик формасы тора. 1990 елдан бирле ливвик диалектында «Oma Mua» газетасы нәшер ителә. В 2011 елда Карел теле җәмгыяте тарафыннан карел телендә «Karjal Žurnualu» журналын нәшер итү башланган (күбесенчә ливвик диалектында, гәрчә үз карел теле һәм Тверь диалекты анда шулай ук бар).
Россия лингвистикасында ливвик сөйләмен гадәттә карел теленең диалекты дип саныйлар, шул ук вакытта фин лингвистларның бер өлеше аны аерым тел дип саныйлар.

Ливвик сөйләме
ливв. Livvinkarjala
ливв. Livvin kieli
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Төньяк Ладога буе һәм Карелия (тарихи өлкә)
Язу латин язуы һәм карел имләсе[d]
Сөйләшүчеләр саны 30 770 кеше кеше (2010)[1]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][2]
Ethnologue каталогында телнең статусы 5 Developing[d][1]
Харита сурәте
Барлыкка килү урыны South Halmahera[d] һәм Ленинград өлкәсе
Викимедиа проектларында тел коды olo
Commons-logo.svg Ливвик сөйләме Викиҗыентыкта

ИскәрмәләрҮзгәртү