Лиана Нигъмәтуллина

Нигъмәтуллина Лиана Кәбир кызы (17 август 1989 ел) — башкорт театр артисты һәм режиссер.

Лиана Нигъмәтуллина
Туган телдә исем Нигъмәтуллина Лиана Кәбир кызы
Туган 17 август 1989(1989-08-17) (34 яшь)
Нигъмәтуллина Лиана Кәбир кызы
Белем Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе (2015 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты)
Һөнәре режиссер
Эш бирүче Салават башкорт дәүләт драма театры

Биографиясе үзгәртү

Лиана Кәбир кызы Нигъмәтуллина 1989 елның 17 августында Башкорт АССРның Ишембай шәһәрендә туган.

2011 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен (2015 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты) тәмамлый һәм Салават башкорт дәүләт драма театры труппасына кабул ителә.

Башкарган рольләре
  • Нәгыймә Дәүләтшина — «Җиде кыз» (Н.Асанбаев, 2008 й., ввод 2011.)
  • Глашатай, палач — «Борын-борын заманда» (М.Багаев, 2011 й., ввод 2011.)
  • Кешбикә — «Борын-борын заманда» (М.Багаев, 2011, ввод 2012.)
  • Сатучы — «Тылсымлы алма» (С.Кунин,2009, ввод 2012.)
  • Кай — «Снежная королева» (Г. Х. Андерсен, 2004, ввод 2012.)
  • Хромка — «Прощай овраг» (К.Сергиенко, 2010.)
  • Чебеш— «Алтын чебеш» (В.Орлов, 2011 й.)
  • Кинҗәбикә — «Кызлар килде авылга» (Н.Гаетбай, 2013, ввод 2014.)
  • Сәкинә — «Мәхәббәт күле» (М.Багаев,2012, ввод 2014.)
  • Гөлсем Миргасимова — «Җиде кыз» (Н.Асанбаев,2008, ввод 2015.)
  • Принцесса Буковка — «Дәфтәр илендә» (А.Шабаев, 2013)
  • Рэпер — «Game over. Уен ахыры» (З.Сөләйманов, 2014.)
  • Света — «Кызын алдым кочакка» (Б.Аппаев, 2014.)
  • Рая — «Эх, Уфа кызлары» (И.Абдуллин, 2015 й.)
  • Зөбәйдә — «Сердәшләр» (М.Кәримнең «Авыл адвокатлары» повесте буенча А.Федоров инсценировкасы)
  • Тиен — «Бишкә тикле саныйм» (М.Бартенев, 2016 )
  • * Соня — «Шукшин» (В.Шукшин, 2016.)
  • Дженй Уорзингтон— «№ 13» (Р.Куни, 2017.)
Режиссер буларак эшләре
  • «Приключения Джека Соловья» — балалар өчен яңа ел тамашасы (2012)
  • «Песинең өйе» — музыкаль әкият (С.Маршак, 2013)
  • «Новогоднее приключение» — балалар өчен яңа ел тамашасы (2013)
  • «Салтан патша турында әкият» — әкият (А.Пушкин, 2014.)
  • «Новогодний переполох» — балалар өчен яңа ел тамашасы (2014.)
  • «Өч чучка баласы» — музыкаль әкият (З.Сөләймәнов, 2015 )
  • «Гөлкәйнең бәхете» — мелодрама (Ш.Шәкүрова, 2015.)
  • «Золушка» — әкият (инсц. Д.Голубицкий, 2017)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү