Лептон

(Лептоннар битеннән юнәлтелде)

Лептоннар (tat.lat. Lepton(үле сылтама), грек. λεπτός — җиңел) - көчле тәэсир итешүдә катнашмый торган ярымбөтен спинлы фундаменталь кисәкчекләр. Калибр бозоннары һәм кварклар белән Стандарт модельдә кулланыла.

Стандарт модельнең элементар кисәкчекләре: матдәнең өч буыны (кварклар - шәмәхә төсе, лептоннар - яшел), калибр бозоннары (кызыл) һәм Һиггс бозоны (сары)

Барлык лептоннар - фермионнар, аларның спины 1/2 тигез. Лептоннарның һәм кваркларның эчке төзелеше юк, алар элементар. Ләкин кайбер гипотетик теорияләр буенча лептоннар һәм кварклар преоннардан торалар. Бу фаразлар тәҗрибәләрдә дәлилләнмәгән.

Лептоннар буыннары үзгәртү

Билге Исем Коргы Масса
Беренче буын
e Электрон −1 0,510998910(13) МэВ/c²
νe Электрон нейтриносы 0 < 2 эВ/c²
Икенче буын
μ Мюон −1 105,6583668(38) МэВ/c²
νμ Мюон нейтриносы 0 < 0,19 МэВ/c²
Өченче буын
τ Тау-лептон −1 1776,84(17) МэВ/c²
ντ Тау-нейтрино 0 < 18,2 МэВ/c²
  • беренче буын: электрон, электрон нейтриносы
  • икенче буын: мюон, мюон нейтриносы
  • өченче буын: тау-лептон, тау-нейтрино

һәм аларның антикисәкчекләре.

Һәрбер коргылы лептонга җиңел нейтраль лептон - нейтрино туры килә.

Тулы лептон саны саклана. Бу күп тәҗрибәләрдә дәлилләнгән.

Тормыш вакыты үзгәртү

Коргылы лептоннардан - электрон һәм аның антикисәкчеге - позитрон гына стабиль була.

Нейтрино таркалышы әлегә табылмаган.

Әдәбият үзгәртү

  • Particle Data Group homepage. The PDG compiles authoritative information on particle properties.
  • Leptons, a summary of leptons from Hyperphysics.
  • Богуш А. А. Введение в калибровочную полевую теорию электрослабых взаимодействий. — 2-e изд. — УРСС, 2003. — ISBN 5-354-00436-5
  • А. И. Вайнштейн, В. И. Захаров, М. А. Шифман. Хиггсовские частицы // УФН. — 1980. — Т. 131. — № 8.
  • Ансельм А. А., Уральцев Н. Г., Хозе В. А. «Хиггсовские частицы». УФН том 145, 185—223 (1985).
  • G.S. Guralnik, C.R. Hagen and T.W.B. Kibble (1968). "Broken Symmetries and the Goldstone Theorem". In R.L. Cool and R.E. Marshak. Advances in Physics, Vol. 2. Interscience Publishers. pp. 567–708. ISBN 978-0470170571.
  • P. Higgs (1964). "Broken Symmetries, Massless Particles and Gauge Fields". Physics Letters 12 (2): 132. Bibcode:1964PhL....12..132H. doi:10.1016/0031-9163(64)91136-9.