Леонид Ермолинский

Леони́д Ермо́линский ( 1927, Верхнеудинск - 8 август, 2003, Иркутск ) - укытучы, язучы, журналист . Россия Журналистлар Берлеге әгъзасы , Иркутск дәүләт университеты профессоры.

Леонид Ермолинский
Туган 1927
Улан-Удэ, РСФСР, СССР
Үлгән 8 август 2003(2003-08-08)
Иркутск, Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче Иркутск дәүләт университеты

Биография үзгәртү

Леони́д Лео́нтьевич Ермо́линский 1927 елда Верхнеудинск шәһәрендә туган (1934 елдан - Улан-Уде ).

Иркутск дәүләт университетының тарих-филология факультетын, аннары М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. «Сибирские газеты 70-80-х годов XIX века» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Аспирантура вакытында ул Россиянең үзәк тарихи урыннарына сәяхәт кыла. Псковта, Түбән Новгородта, Казанда фәнни сәяхәтләрдә, Россиянең күп кенә танылган язучылары һәм шагыйрьләренең усадьбаларында һәм архитектура һәйкәлләрендә була. Аспирантураны тәмамлагач, ул Иркутскига кайтып мәктәптә укыта, аннары "Ленин васыятьләре", "Авыл яшьләре" исемле Иркутскида чыккан газеталарда эшли. Биредә аның белән Александр Вампилов, Валентин Распутин, Анатолий Шастин һ. б. да хезмәт куя, соңыннан алар да күренекле язучылар булып таныла [1] .

1962 елның сентябрендә Иркутск дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире Надежда Степановна Тендитник Ермолинскийны журналистика кафедрасында укытучы булып эшләргә чакыра. Беренче практик журналист буларак, ул йөзләгән студентны тәрбияли, журналистика теориясе һәм практикасы, Россия журналистикасы тарихы буенча курслар укый. Иркутск дәүләт университеты профессоры була.

Профессор Л. Л. Ермолинский «Голубая звезда», «Антон Павлович Чехов в Сибири», «Костёр на вершине», «Земля поэта», «Михаил Сперанский», «Иван Александрович Гончаров в Сибири», «Николай Васильевич Шелгунов в Сибири» китапларының авторы [1] .

2003 елның 8 августында үлә.

2006 елда Л. Л. Ермолинскийның тол хатыны Тамара Филипповна Иркутскидагы гуманитар үзәккә иренең шәхси китапханәсеннән 245 китапны бүләк итә, шулай ук кулъязма китапларны, фото-, слайд архив материалларын, фотоаппаратын ( Ермолинский аның белән бөек рус язучылары яшәгән һәм эшләгән урыннарны,борынгы Русьнең барлык шәһәрләрен дә диярлек йөреп чыккан) тапшыра.

2012 елда дөнья сәнгате буенча китаплар сериясен - алар арасында архитектура, скульптура, рәсем сәнгате һәм график буенча альбомнар - барлыгы 473 данә китапны да тапшыра [1] .

Бүләкләр үзгәртү

  • "Хезмәт ветераны" медале.
  • Россия Федерациясе гомуми һәм һөнәри белем бирү Министрлыгының, Иркутск дәүләт университеты ректоры, Иркутск өлкәсе губернаторы һәм Иркутск мэрының Мактау кәгазьләре, Рәхмәтләре.

Төп әсәрләре үзгәртү

    • Дороги поисков. — Иркутск, 1961.
    • Сибирская печать и царская цензура: 1875-1886 гг. // Тр. Иркут. гос. ун-та им. А. А. Жданова. — 1967. — Т. 52. Вып. 1: Журналистика в Сибири. — С. 32—44.
    • Голубая звезда. Повесть о последней дуэли Михаила Сергеевича Лунина. — Иркутск, 1981.
    • Сибирские газеты 70-х-80-х годов XIX века. — Иркутск, 1985.
    • Н. А. Белоголовый (1834-1895) // Литературная Сибирь: критико-биобиблиогр. слов. писателей Вост. Сибири. — Иркутск, 1986. — Ч. 1. — С. 110—113.
    • Костёр на вершине: Повести. — Иркутск, 1987.
    • Мир мудрых мыслей / Сост. Л. Л. Ермолинский, Т. Ф. Ермолинская. — Иркутск, 1995.
    • Михаил Сперанский. — Иркутск: Папирус, 1997. — 400 с.: ил.
    • Николай Полевой и российская журналистика 30-х годов XIX века // Вклад семьи Полевых в культуру России: материалы Междунар. науч.-практ. конф. Иркутск, 5-6 июня 1997 г. — Иркутск, 1997. — С. 36—38.
    • Сибирские письма Михаила Сперанского. Хрестоматия и комментарии / Ермолинский Л. Л., Любимов Л. С. — Иркутск, 1998.
    • Земля поэта. — Иркутск, 1999.
    • Антон Павлович Чехов в Сибири : учеб. пособие / Иркут. гос. техн. ун-т. — Иркутск: Изд-во ИрГТУ, 2001. — 92 с.
    • «Приют, сияньем муз одетый» // Палитра публициста: хрестоматия. — Иркутск, 2001. — С. 49-53.
    • Иван Александрович Гончаров в Сибири / рец. А. К. Бобков. — Иркутск: Изд-во ИрГТУ, 2002. — 91 с.: портр.
    • Ровесница Санкт-Петербурга. — Иркутск, 2003.
    • Николай Васильевич Шелгунов в Сибири. — Иркутск, 2003.
    • «Почтовая проза» сибирского генерал-губернатора // Литера: вестн. фак. филологии и журналистики ИГУ. — Иркутск, 2005. — Вып. 2. — С. 7—17: фото.
    • [Интервью] / интервью брала А. Бакеева // Разные судьбы неодинаковых людей: статьи, очерки, зарисовки / ред. Н. Г. Баканова. — Иркутск: [б. и.], 2009. — 147 с.: портр. + 1 эл. опт. диск (CD-DA).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү