Лейтенант Шмидт урамы (Казан)
Казандагы урам
Лейтенант Шмидт урамы (рус. улица Лейтенанта Шмидта) – Казанның Вахит районында, элекке Академия бистәсендә урнашкан урам. Чехов урамыннан башланып, Вишневский, Зинин, Ветеринария урамнары белән кисешә һәм Әбҗәлилов урамы белән киселештә тәмамлана. Хәрби диңгезче һәм инкыйлабчы Петр Шмидт (1867-1906) исемен йөртә.
![]() | |
![]() | |
Озынлык | 899 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Казан |
Халык саны, кеше | 1,817[1] |
Кисеп үтә |
Чехов урамы, Вишневски урамы, Зинин урамы, Байтарчылык урамы һәм Әбҗәлилов урамы |
ТарихҮзгәртү
1930-елларга кадәр 1 нче Солдат урамы дип аталган.
ШәхесләрҮзгәртү
- Тәслимә Исламшина, социолог.
- Рәшит Гыймашев, рәссам.
- Борис Журавлев, химик.
- Рөстәм Мингалим, язучы.