Лев Поташов (21 май 1930 ел) — ССРБ һәм Россия хирургы, Россия Медицина фәннәре академиясенең (1997) һәм Россия Фәннәр академиясенең (2014) әгъза-корреспонденты.

Лев Поташов
Туган 21 май 1930(1930-05-21)
Самар, РСФСР, СССР
Үлгән 8 сентябрь 2020(2020-09-08) (90 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Һөнәре галим, хирург, университет профессоры
Эш бирүче Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1975)
Гыйльми исем: профессор[d], член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]

Биографиясе үзгәртү

Лев Васильевич Поташов 1930 елның 21 маенда Куйбышев шәһәрендә туган.

1954 елда — И. П. Павлов исемендәге 1-нче Ленинград медицина институтының (хәзерге Академик И. П. Павлов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт медицина университеты) хәрби-диңгез факультетын тәмамлый һәм Лиепая шәһәренең хәрби-диңгез госпиталенә эшләргә җибәрелә.

1958 елда хәрби хезмәттән запаска китә һәм шул вакыттан алып үзе укып чыккан уку йортында эшли: башта профессор Ф. Г. Углов җитәкләгән госпиталь хирургиясе кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, аннары ассистент, доцент, ә 1977 елдан алып 2005 елга кадәр — гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

1962 елда «Антикоагулянты при хирургическом лечении митрального порока и операциях с искусственным кровообращением» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1964 ел — тәүге тапкыр коронография операциясен башкара[1].

1975 елда — «Экспериментально-клиническое обоснование методов диагностики и лечения массивных кровотечений из острых и хронических язв желудка и 12-перстной кишки» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1997 ел — РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

2014 ел —Россия ФА әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Кешенең ашказаны һәм эчәк юлы авыруларын өйрәнү өлкәсендәге белгеч.

Трансплантология мәсьәләләрен эшләүгә шактый зур өлеш кертә, аның фәнни җитәкчелегендә Санкт-Петербург бөер трансплантация үзәгендә бөерне трансплантацияләү, аны профилактикалау һәм күчерелгән бөерне организм тирәсеннән тибеп ярсу кризыннан, өзлегүдән дәвалау техникасы тикшерелә.

Аның җитәкчелегендә ультрафиолет нурланышның канга квант йогынтысы, лимфа-вена җитешмәүчәнлеге мәсьәләләре өйрәнелә.

Фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлектә чирнең этиопатогенезын буенча физиологик тикшеренүләр алып барыла. Бу тикшеренү чир дәвалауда иң рациональ ысул кулланып — варикоз чирен кан түкмичә аз инвазивлы лазер технологияләре белән дәваларга мөмкинлек бирәләр.

Кафедрада ашказаны һәм бөер авыруларын хирургик юл белән дәвалау буенча тикшеренүләр дәвам итә. Алар нәтиҗәсендә ишемия барлыкка килгән яраларның аерым үзенчәлекле популяциясе ачыклана, җәрәхәт (язва) авыруларының генетик аспектлары һәм аны прогнозлау ысуллары тикшерелә

Соңгы елларда аз инвазивлы пункция юлы белән бавыр, ашказаны асты бизе, бөер кисталарын дәвалау ысуллары, үт ташларын лапароскопия юлы белән кискен холецистит,холедохолитиаз, ашказанының җәрәхәт аркасында тишелүеннән һәм бөер өсте бизләре авыруыннан холецистит эктомия (кыркып алу) белән дәвалау актив рәвештә хирургия практикасына кертелә.

300-дән артык гыйльми хезмәт һәм 6 монография авторы.

Аның җитәкчелегендә 42 кандидатлык һәм 12 докторлык диссертациясе яклана

Сайланма хезмәтләре үзгәртү

    • монография «Кровотечения из острых и хронических гастродуоденальных язв» (1982, в соавторстве);
    • монографии «Хеликобактериоз в хирургической гастроэнтерологии» (1999), в которой описана патогенетическая роль Helicobacter в развитии язвенной болезни;
    • монография «Ишемическая болезнь органов пищеварения» (1987) (Л. В. Поташов, М. Д. Князев, А. М. Игнашов);
    • монография «Ультрафиолетовое облучение крови в хирургии» (1993);

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1991)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 15 января 2014 года. 50 лет операции коронарографии, проведенной профессором Львом Васильевичем Поташовым. 1spbgmu.ru. 2019-11-16 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Лев Васильевич Поташов РФА рәсми сайтында