Лакей татар халык уены.

Лакей
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ачык һавада малайлар уйный торган уеннарның берсе. Уенда катнашучыларның һәрберсе ярты метр чамасындагы таяк хәзерли, аның бер башы тотарга җайлы булсын өчен юныла. 10 данә 20 см чамасындагы таякчыклар әзерләнә. Аларның бер башын юнып, шул урынга 100, 200, 300, 400, 500, 600, 700, 800, 900, 1000 саннарын язып чыгалар. Лакейны җиргә кадап булсын өчен, бер ягын очлыйлар. Урамда тигез урын табып, җиргә кечкенә квадрат сызып, лакейларны шунда өеп куялар. Лакейга ыргыту өчен бу квадраттан 4—5 метр ераклыкта чик сызыгы сызалар (лакейларга ыргытканда шуннан якын килергә ярамый).

Балалар лакей өелеп куелган турыдан таякларын уң аяк башларына утыртып, аяк һәм кул ярдәмендә ераклыкка ыргыталар. Аннан һәрберсе үзенең таягы янына барып баса. Кемнең ераграк, кемнең якынрак ыргытуына карап, лакейга ату тәртибе билгеләнә. Иң беренче таягын иң ерак җибәргән кеше квадрат эченнән өелеп куелган лакейларны таяк белән ыргытып чыгара. (Лакейларның квадрат эченнән барысы да чыгып бетмәсә дә мөмкин.) Квадраттан очып чыккан лакейлар кай җиргә төшсә, аны шунда кадап куялар. Билгеләнгән тәртип буенча балалар чиратлашып аларны таяк белән ыргытып аудара баралар. Утыртылган лакейлар беткәч, квадрат эченнән чыкмыйча калганнарын чират буенча бәреп чыгаралар һәм шул рәвешчә ул лакейларны алып бетерәләр. Барысы да алынып беткәч, һәрберсе үзе җыйган лакейдагы саннарны хисаплап чыгара. Кемнең алган лакейларындагы саннарның суммасы күбрәк, шул җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү