Лагофтальм (Lagophthalmus, гр. lad os куян + ophthalmos күз), куян күзе — күз кабаклары ябылып бетмәү.

Лагофтальм
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 374.2[1][2] һәм 374.20[1][2]
 Лагофтальм Викиҗыентыкта
Лагофтальм
МКБ-10 H02.202.2
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 32880 32880

Лагофтальм кабакларның боҗра мускулы параличында, тукымасы җөйләнеп кыскарганда һәм күз кабаклары кайтарылганда, экзофтальмда (акай күзлелек), кабаклар тумыштан кыска булганда күзәтелә. Лагофтальм аркасында күздән яшь ага. Конъюнктива һәм мөгезпәрдәнең ачык өлеше кибә. Кератит һәм хроник конъюнктивит барлыкка килә.

Дәвалау. Мөгезпәрдәне кибүдән һәм йогышландырудан саклау өчен, конъюнктиваль капчыкка көнгә берничә тапкыр сульфанил-натрий (альбуцид) һәм стериль вазелин мае салалар. Керфекле кырыйларын кисеп алганнан соң, күз кабакларының тышкы почмагын өлешчә тегү күрсәтелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.