Күз кабакларының кайтарылуы (Ectropium palpebrae) — күз кабакларының ирекле кырыйлары күз алмасына ятмаган, ә тышка кайтарылган халәт. Кайтарылу ешрак аскы күз кабагында күзәтелә.

Кабак кайтарылу
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 374.10[1][2] һәм 374.1[1][2]
 Кабак кайтарылу Викиҗыентыкта
Кабак кайтарылу
МКБ-10 H02.102.1, Q10.110.1
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 4108 4108
MedlinePlus 001007 001007
eMedicine oph/211  oph/211 

Инволюцион кайтарылу үзгәртү

Аскы кабакның инволюцион (яшь белән бәйле) кайтарылуын өлкән яшьтәге пациентларда күзәтәләр. Аскы кабак кайтарылуы яшь түгелүгә китерә, ә озак булганы — хроник ялкынсынуга, тарзаль конъюнктива калынаюына һәм мөгезләнүенә китерә.

Патогенез үзгәртү

Кайтарылуга түбәндәге яшь белән бәйле үзгәрүләр китерә.

1. Кабакның горизонталь хәлсезлеге. Кабакның үзәк өлешен күз алмасыннан 8 мм яки күбрәккә сузганда кабак нормаль халәткә беренче йомуга кадәр кайтмый.

2. Эчке почмакның сеңере хәлсезлеген аскы яшь ноктасын билгеләп, аскы кабакны тышка сузганда ачыклыйлар. Нормада күчү 1-2 ммдан артмый, уртача хәлсезлектә аскы яшь ноктасы лимбка, ә авыр очракларда — бәбәккә җитә.

3. Тышкы почмакның сеңере хәлсезлеге, түгәрәк формалы була, аны аскы кабакны медиаль якка 2 ммдан артык сузып булганда ачыклыйлар.

Дәвалау үзгәртү

Операция ысулын сайлаганда кайтарылуның этиологиясен һәм бигрәк тә урнашуын исәпкә алалар.

1. Кабакның таралган кайтарылуында иң көчле кайтарылу урынында гадәттә тышкы почмакны тагып куеп кабакның горизонталь кыскартуын башкаралар.

2. Медиаль кайтарылуда тышкы почмакны тагып куеп ромбсыман формада тарзо-конъюнктиваль кораманы кисеп алу мөмкин, чөнки еш очракта горизонталь хәлсезлек була.

3. Эчке почмакның сеңере хәлсезлегендә яшь ноктасы тышка артык күчүен кисәтү өчен эчке почмакны алдан беркетеп, кабакның горизонталь кыскартуын үткәрәләр.

Җөйле кайтарылу үзгәртү

Җөйле кайтарылу сәбәбе булып кабакны күз алмасыннан тарттырып торучы җөйләнү яки тире һәм астагы тукымаларның контрактурасы тора. Тирене бармак белән орбита кырыена күчергәндә кайтарылу кими һәм кабаклар йомыла. Авызны ачканда кайтарылу күбрәк чагыла башлый. Сәбәбенә карап кимчелекләр чикләнгән (мәсәлән җәрәхәттә) яки таралган (мәсәлән пешкәндә, дерматитта һәм ихтиозда) була ала.

1. Уртача чикләнгән зарарлануда Z-сыман пластика ысулы буенча җөйне кисеп алалар (тирене вертикаль юнәлештә озыйнайту).

2. Авыр очракларда тире корамасын күчерү яки бәйсез корама күчереп утырту техникасын кулланалар. Чыганагы булып өске кабак, алгы яки арткы колак яны өслеге һәм умрау өсте өлкәсенең тиресе була ала.

Паралитик кайтарылу үзгәртү

Паралитик кайтарылуга туры килгән яктагы бит нервының параличы китерә һәм күз ярыгы тараюга китерә алган өске һәм аскы кабак ретракциясе һәм каш түбәнәю белән була.

Өзлегүләр үзгәртү

1. Экспозицион кератопатия лагофтальм белән мөгезкатлауда кабак белән яшь пәрдәсе җитәрлек таралмау өчен килеп чыга.

2. Яшь түгелү аскы яшь ноктасы күченү, яшь суыргычы эше бозылу һәм мөгезкатлау катнашуга җавап буларак яшь эшләп чыгару арту өчен килеп чыга.

Вакытлыча дәвалау үзгәртү

Вакытлыча дәвалау бит нервының функциясе төзәлүгә кадәр мөгезкатлауны саклауга юнәлгән.

1. Яшь алмаштыргыч препаратларны уртача чагылган очракларда көн дәвамында, төнгә мазь салалар яки кабакларны ябыштырып куялар.

2. Вакытлыча птоз чыгару өчен леваторга Cl. botulinum токсины инъекциясе.

3. Вакытлыча тарзорафия кайвакыт кечкенә Белл феномены белән пациентларга, күзне йомарга тырышканда, мөгезкатлау кабаклар белән капланмыйча калганлыктан кирәк, ул аскы һәм өске кабакларның тышкы өлешен тегүдән гыйбарәт.

Өзлексез дәвалау үзгәртү

Өзлексез дәвалауны бит нервының кире кайтмый торган зарарлануда, мәсәлән ишетү нервның невриномасын алганнан соң яки Белл параличыннан соң тулы төзәлү булмагач кулланалар. Дәвалау максаты — түбәндәге ысулларның берсе белән күз ярыгының горизонталь һәм вертикаль зурлыгын киметү.

1. Медиаль кантопластиканы медиаль почмак сеңере сакланганда кулланалар. Яшь нокталары эчкә борылсын һәм күз ярыгы эчке яктан кыскарак булсын өчен кабакларны яшь нокталарыннан эчкә таба тегәләр.

2. Латераль канталь асылманы калган кайтарылуны төзәтү һәм күз ярыгының тышкы почмагын тарттыру өчен кулланалар.

3. Өске кабакка алтын йөкләр имплантациясе.

Механик кайтарылу үзгәртү

Механик кайтарылу кабак кырые һәм кырый янында урнашкан шешләр өчен аны механик борылуы өчен килеп чыга. Дәвалау мөмкин булганда сәбәпне бетерүдә һәм кабакның чагылган горизонталь хәлсезлеген төзәтүдән гыйбарәт.

Хайваннарда үзгәртү

Этләрдә, сирәк кенә атларда очрый. Кайтарылу спастик — конъюнктиваның кискен һәм хроник ялкынсынуы вакытында; паралитик — бит нервысы параличланганда (бары аскы кабакта гына күзәтелә); ярадан соң җөй калудан — яраланганнан, янганнан, күз тимрәвеннән һ.б. авырулардан соң җөй калудан; картлыктан — кабакларның боҗра мускуллары һәм тире асты күзәнәкләре атрофиясе нәтиҗәсендә була. Кайтарылу вакытында күз кабаклары ябылмый, яшь ага, конъюнктива ялкынсына һәм калыная.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.