Кәҗә (уен)
Кәҗә — татар халык уены.
Кәҗә | |
---|---|
күп | |
урам | |
уртача |
Уйнау тәртибе
үзгәртүУен ир балалар арасында ачык һавада уйнала. Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленә. Бер төркем —«стена», икенчесе «кәҗә» була.
Бер команда кешеләре аллы-артлы бер-берсен кочаклап, бераз бөгелебрәк басып торалар. Кәҗәләр кулга-кул тотынып килеп, аларның өстенә сикерәләр. Әгәр басып торучыларның сафы җимерелмәсә (егылучылар булмаса), сикерүчеләр — стена, икенчеләре кәҗә булып баса. Әгәр түзә алмыйча егылсалар, үз урыннарында калып, уен элеккечә дәвам итә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.