Кәҗәле татар халык уены.

Кәҗәле
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Ачык һавада стена буйларында уйнала.

Балалар бер-бер артлы стенага карап тезеләләр. Беренче торган бала тупны стенага бәрә, кире төшкәндә туп җиргә бәрелмәс борын ул аны сикереп чыга һәм тупны аның артында торучы икенче бала тотып кала. Икенчесе дә шулай ук итә, тупны өченче кеше тотып кала. Уен шулай дәвам итә.

Әгәр бала туп аша сикереп чыгалмаса, аңа бер очко чутла-на. Биш очко җыйган кеше уеннан төшеп кала. Иң соңга кадәр уенда калган бала җиңүче була.

II вариант үзгәртү

Балалар стенага яки коймага карап басалар. Бер бала стенага туп ыргыта. стенадан кире бәрелгән тупны балалар үзләренә тидермәскә тырышалар. Әгәр кемгә дә булса тисә, ул балага «кәҗә» сүзенең «к» хәрефе «ябыштырыла». Кем тупны үзенә тидереп «кәҗә»нең бөтен хәрефләрен дә иң беренче «тутыра», ул «кәҗә» була. Аңа җәза бирелә.

Чыганаклар үзгәртү