Кәшәкә татар халык уены.

Кәшәкә
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ачык һавада уйнала торган малайлар уены. Мәйдан уртасында диаметры — 20—25, тирәнлеге 10—15 сантиметр тирәсе булган чокыр (оя) казыла. Аның тирәсендә әйләнә буенча 1—1,5 м радиус белән уйнаучылар санынча кәшәкә (кәкре башлы таяк) сыярлык чокырчалар ясала. Санамыш белән бер көтүче сайлап куялар. Уен башланганда, һәр уенчы үз оясы янында булып, кәшәкәсен оясында тота. Көтүче билгеле бер шакмакны (яки таш кисәген) уртадагы чокырга төшерергә тырыша. Ә башка уенчылар аның шул шакмагын (ташын) ераккарак сугып җибәрәләр дә тиз генә кәшәкәләрен үз ояларына тыгалар. Көтүче һөҗүмне яңадан башлый: кәшәкә белән шакмакны (ташны) тәгәрәтә-тәгәрәтә, сакланып кына кабат-кабат уен мәйданчыгына якынлаша. Ул арада берәрсе шакмакны (ташны) тагын еракка бәреп җибәрә. Шул вакыт көтүче җаен табып кәшәкәсен тиз генә аның оясына тыгып өлгерсә, оясыз калган уенчы көтүчегә әверелә, ягъни хәзер инде шакмакны (ташны) уртадагы чокырга ул төшерергә тиеш.

Әгәр көтүче максатына ирешә икән (ягъни шакмак уртадагы чокырга төшсә), «Күчтем-күч» ясыйлар. Һәр уенчы, «Күчтем-күч!» дип кычкыра-кычкыра, тиз генә уң яктагы күршесенең бушаган оясына күчә. Көтүче шул арада кәшәкәсен буш ояга тыгып калырга тырыша. Бер ояга бер генә кәшәкә сыя. Шуңа күрә «Күчтем-күч» көтүче оя яулап алганчы дәвам итә. Уенчылар, «Иске уенчыга урын юк» дип кычкыра-кычкыра, бер оядан икенчесенә күчәләр. Шулай күчә торгач, берәр «ачык авызы» барыбер табыла. Оясыз калган уенчы көтүче булырга мәҗбүр. Уен шулай яңа көтүче булган саен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү