Кәвешче татар халык уены.

Кәвешче
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уртадагы бүкәнгә утырган «кәвешче» куллары белән читек теккән кебек кыйланып көйләп утыра:

Итек, читек, энә, без,
Матур итеп тегәбез.
Кирәкмиме, алмыймсыз,
Әллә киеп карыймсыз?

Түгәрәктәгеләр, җыр беткәч, бар да беравыздан: «Кая бир!» — дип, бер якка таба түгәрәк буенча йөгерә башлыйлар. Тегүче утырган урыныннан йөгерүчеләрдән берәрсенең аягына кулы белән тиеп калырга тырыша. Тия алса, аны урынына утыртып, үзе түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, уен яңадан башланып, ул кәвешче була.

Чыганаклар үзгәртү