Күрәнчәләр (лат. Cyperаceae) - бер өлешле үсемлекләр семьялыгы.

Күрәнчәләр
Халыкара фәнни исем Cyperaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон злакоцветные[d][1][5][6][…]
Таксономик төр Сыть[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 11[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The New Student's Reference Work[d]
Туры килүче исемлек Роды семейства Осоковые[d]

 Күрәнчәләр Викиҗыентыкта

Ботаник тасвирлама

үзгәртү
 

Чәчәк атучы күпьеллык, сирәк очракта берьеллык, озын яки кыска тамырчалары булган үләнчел үсемлек. Сабагы өч кырлы, сирәк кенә цилиндр формасында, эче паренхиматоз тукыма белән тулган. Яфраклар сабакның өч ягында да үсә, алар нечкә ланцет формасында һәм кырыйлары аска таба бөгелә. Кайбер төрләрдә тәңкәләр рәвешендә очрыйлар. Ботаклары ян-яктан челтәрле. Ягындагы горизонталь үсентеләрдән тамырчалары барлыкка килә.

 
Күрәнчәнең бер төре - Carex flava
 
Carex arenaria

Чәчәк төркеме гади башак формасында яки катлаулы, күп чәчәкләрдән тора, сирәк очракта башакта бер чәчәк бар. Гади һәм катлаулы башаклар себеркәч, чатырчык төркемнәренә туплана.

Чәчәкләре вак, төссез. Чәчәк таҗлары юк, алар урынына төкләр була. Андроцей өч серкәчтән тора. Гинецей ике яки өч җимешлектән оеша, озын баганачыгы бар.

Чәчәкләре ике җенесле яки бер җенесле. Ике җенесле төрләр еш кына бер өйле һәм сирәк очракта ике өйле була. Бер өйле төрләрнең чәчәкләре ике җенесле, үсемлекнең бер өлешендә хатын-кыз чәчәкләре, ә икенче өлешендә ир-ат чәчәкләре үсә. Хатын-кыз чәчәкләре чәчәк тирәлегеннән тыш,ике яфракның бергә үсүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән чәчәк капчыкларына ия. Җимешләре шул капчык эчендә була. Күрәнчәләр гаиләсендәге үсемлекләрнең җимеше өчпочмаклы яки шар формасындагы чикләвек. Орлык эндосперм, җимеш тирәлеге белән уратып алына.[7]

Мәсәлән, Җиңсәле мамыкбаш - (лат. Eriophorum vaginatum, рус. пушица влагалищная ) Күпьеллык үлән үсемлеге. Сабагының биеклеге 30-100 см, туры, өчкырлы, төбендә коңгырт нечкә яфраклары бар. Сабак яфраклары ике-өч.

Чәчәк төркеме - башак, җимешләре барлыкка килгәндә, шар рәвешен ала. Чәчәкләре ак тукыма рәвешендә үсә. Озын таякчыклы (җепле) өч серкәче бар. Җимешлеге берәү, бер оялы, баганачыгы озын, авызчыгы җепсыман. Чәчәк формуласы: * P 3 + 3 яки P 0 A 3-0 G (3) - (2)

  • Биеклеге 15 - 100 см
  • Сабаклары 3 кырлы, кайбер төрләрнең сабагы шома, йомры
  • Яфраклары җиңсәле, нәзек тасма рәвешендә, сабакның төбендә үсеш алалар һәм сабак буенча бер-бер артлы урнашалар. Яфрак кырыйларындагы тешләр, аска карап торулары сәбәпле, очлы булалар.
  • Чәчәкләре төрле, башаксыман төркемнәргә җыелалар, ә кайвакыт себеркәч сыман, чук, тәлгәш сыманнары да очрый.
  • Чәчәкләре вак, ике җенесле, кайвакыт бер җенесле. Җимешлек авызчыгы 2-3кә бүленгән. Июль-сентябрьдә чәчәк ата һәм җимеш өлгертә. Җимеше өч кырлы, шарсыман, үзе ачыла торган чикләвек. Вак орлыкларындагы эндоспермда крахмал һәм майлар күп. Күрәнчәләр - нигездә торф барлыкка китерүче саз үсемлекләре.

Таралуы

үзгәртү

120 гә якын ыругны һәм 5,6 меңнән артык төрне үз эченә ала. Башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 10 ыругтан 83 төре бар. Аеруча күрән, камыш, мамыкбаш, җир миндале һәм башка киң таралган. Күпьеллыклар, сирәк кенә берьеллык үләнчел үсемлекләр, озын һәм кыскарак тамырчалы. Сабаклары өч кырлы яки цилиндрсыман (камыш ыругы), эче паренхима тукымасынан тора, җиңелчә буыннарга бүленгән. Яфраклары чиратлашкан, өч рәтле, кыяк яки кыяк-ланцетсыман, күпчелеге сабак төбендә бөтерелгән. Яфрак җиңсәсе, гадәттә, йомык. Чәчәкләре вак, ике җенесле (җир миндале, камыш) яки аерым җенесле (күрән), каплавыч тәңкәчекләр куентыгында берәрләп утыралар. Җимешләре – өч кырлы, шарсыман яки җәлпәгрәк чикләвекчек.

Куллану

үзгәртү

Терлек өчен азык, дару үләне, декоратив, комлыкларны ныгытучы үсемлек.

Мамыкбаш һәм күрәннең кайбер төрләре торфлы туфрак хасил итә.

Күрәнчәләр үскән сазлык һәм су буйлары күп кенә кош һәм хайваннарның яшәү, саклану һәм туклану урыны булып тора.

Күрәнчәләрнең 30 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[8]

Тугандаш төрләр

үзгәртү
 
Cyperus rotundus, Kerala
 
Eriophorum latifolium
 
Carex Serotina

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  6. 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG II // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2003. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1046/J.1095-8339.2003.T01-1-00158.X
  7. Казакъстан табигате:Энциклопедия / Баш ред. Б.Ө.Жакып. - Алма-Ата:" Казакъ энциклопедиясе" ЖШС, 2011. Т.З. - 304 бет. ISBN 9965-893-64-0 (Т.З.), ISBN 9965-893-19-5
  8. Күрәнчәләр :: Татарская энциклопедия TATARICA

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү