Кыстыбый

(Күзикмәк битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кыстыбый (шулай ук якмыш, җакмыш, кыстрымбый) — камырдан һәм эчтән торган татар милли ризыгы. Хәзерге вакытта бәрәңге измәсе белән пешерү алымы иң популяр. Борыңгы вакытларда камырга ботка яки рагу тутырганнар. Кайнаган май белән сөртергә мөмкин.

Кыстыбый

Башкорт кухнясында да таралган.

Кыстыбый әзерләү үзгәртү

Бәрәңге кыстыбые үзгәртү

Бик каты итмичә генә, төче камыр басалар да, бераз тапкач, 75 граммлы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр. Җәемнәрне кырган табада май сөртмичә генә башта бер, аннан икенче ягын пешереп алалар. Суынмасын яки катып китмәсен өчен берсе өстенә берсен оеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөккәндә сына.

Кыстыбый эченә салу өчен бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр. Кайнар сөткә сары май салып болгаталар. Майда кыздырылган суган белән дә болгатырга була.

Әзер җәемнең уртасына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны канат белән йөртелгән сары май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

Бер кыстыбыйга: 75 г. төче камыр, 100 г. бәрәңге, 20 г. суган, 20 г. сөт, эченә салырга вә тышын майларга 20 г. атлан май кирәк.

Тары кыстыбые үзгәртү

Тары ярмасыннан сөт белән йомшак кына ботка пешерәләр, май салын болгаталар.

Камырын вә кыстыбыен үзен нәкъ бәрәңге кыстыбый шикелле әзерлиләр.

Бер кыстыбыйга: 75 г. төче камыр, 150 г. тары боткасы, эченә салырга вә тышын майларга 20 г. атлан май кирәк.

Киндер орлыгы кыстыбые үзгәртү

Киптерелгән киндер орлыгын төеп илиләр, киндер орлыгына аның ⅓ кадәр бәрәңге боламыгы, сөт өсте, май кушып яхшылап болгаталар. Аны алдан әзерләнгән җәемнең яртысына ягып, икенче яртысы белән каплыйлар, майлап 10 минут мичтә тоталар.

Бер кыстыбыйга: 75 г. төче камыр, 120 г. киндер орлыгы, эченә салырга вә тышын майларга 20 г. атлан май кирәк.

Мәк кыстыбые үзгәртү

Мәкне илиләр дә, кайнар суга салып бүрттерәләр, аннары иләктә саркыталар, килегә салып төяләр. Төйгән мәккә берәз каймак, шикәр комы өстәп болгаталар һәм пешкән камырга ягын кысып, майлап куялар.

Бер кыстыбыйга: 75 г. төче камыр, 80-100 г. төйгән мәк, 20 г. шикәр комы, 20 г. каймак, эченә салырга вә тышын майларга 20 г. атлан май кирәк.