Кырчыл

кыяклылар семьялыгына керүче үләнчел үсемлек ыругы

Кырчыл (лат. Agrostis, бор. грек. ἄγρωστις «азык үләне») — кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Кырчыл
Халыкара фәнни исем Agrostis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Полевицевые[d]
Таксономик төр A. canina[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Tatarica энциклопедиясе

 Кырчыл Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

Төньяк ярымшарның уртача зоналарда һәм тропикларның таулы төбәкләрендә таралган. 150гә якын төре исәпләнә. Җиңел туфракларда, дымлы урыннарда: болыннарда, сазлыкларда, сирәкләнгән урманнарда, болын тугайларында яки сулыклар яннарында үсә. Су баса торган болыннарның төп үсемлекләренең берсе.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Гигант кырчыл (A. gigantea), нәзек кырчыл (A. tenuis), үрентеле кырчыл (A. stolonifera), йөземле кырчыл (A. vinealis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Эт кырчылы (A. canina) һәм Корчагин кырчылы (A. korczaginii) Идел алдында үсә.[3]

Тасвирлау

үзгәртү

1 метрдан артык биеклеккә җитүче, кәс ясаучы күпьеллык болын үләннәре. Яфраклары чиратлашкан, яссы, ланцет рәвешендә, очлы. Кыяктан гыйбарәт. Яфрак кырыйлары шома. Сабак яфраклары 1-6 мм киңлектә.

Сабагы туры, көпшәле, буынлы.

Чәчәк төркеме — 1,2-3 мм озынлыктагы бер чәчәкле вак башакчыклардан торучы җәенке себеркәч. Башак кабыклары тигезсез, төсле.[4] Чәчәк ату вакыты — июнь-июль. Җимеше — бөртекчә. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.[5]

 
 
 
Сабак һәм яфрак

Куллану

үзгәртү
 
Agrostis spp . Ягъкуб Штурмның «Deutschlands Flora in Abbildungen» китабыннан рәсем

Бу үләннәр терлекләр өчен сусыл һәм коры азык буларак, шулай ук күп кенә төрләре декоратив максатларда газоннар чәчү өчен кулланыла.

Синонимнар

үзгәртү

Ыруг синонимиясе түбәндәге исемнәрне үз эченә ала:

  • Agraulus P.Beauv.
  • Agrestis Bubani
  • Anomalotis Steud.
  • Bromidium Nees & Meyen
  • Candollea Steud.
  • Decandolia Bastard
  • Didymochaeta Steud.
  • Heptaseta Koidz., nom. inval.
  • Neoschischkinia Tzvelev
  • Notonema Raf.
  • Pentatherum Nábelek
  • Podagrostis (Griseb.) Scribn. & Merr.
  • Senisetum Honda
  • Trichodium Michx.
  • Vilfa Adans.

Төрләр

үзгәртү

«The Plant List» үсемлекләр исемлеге мәгълүматларына караганда, ыругка 228 төр керә[6], аларның кайберләре:

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrchyl Онлайн — энциклопедия Tatarica
  4. Губанов И. А., Киселёва К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. . — Т. 1.
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrchyl Онлайн — энциклопедия Tatarica
  6. Agrostis (en). The Plant List. Version 1.1. (2013). әлеге чыганактан 2017-09-05 архивланды. 2017-01-02 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү
  • Б. Шишкин. Род 117. Полевица — Agrostis // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 170—188. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.

Сылтамалар

үзгәртү

(Тикшерелгән 7 июнь 2009)

Моны да карагыз

үзгәртү