Кыйтгалардан килә татар сүзе (китап)

әдәби-нәфис басма


«Кыйтгалардан килә татар сүзе» ― 2022 елда Казанның «Милләт» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис басма. Әлеге китапта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең татар рухы белән сугарылган иҗат үрнәкләре тупланган.

Кыйтгалардан килә татар сүзе
Мөхәррир

Люция Гыйззәтуллина[1]

Автор:

Фәния Хуҗахмәт[2] һәм Айзирәк Гәрәева-Акчура[3]

Жанр:

тупланма

Оригинал теле:

татар

Нәшер итүче:

Милләт

Чыгарылыш:

2022 ел

Битләр:

416 б.

ISBN:

ISBN 978-5-885247-244-5

Тарих үзгәртү

Китапны гамәлгә куючы һәм нәшер итүче ― Фәния Хуҗахмәт.

Тиражы ― 500 данә.

Эчтәлек үзгәртү

Әлеге китап чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең җирсү хисләре белән сугарылган иҗат үрнәкләре белән таныштыра. Бүгенге көндә чит илләрдә яшәп, үзләренең талантлары белән әдәбият үсешенә өлеш керткән татар телендә иҗат итүче милләтәшләребезнең мондый уникаль әсәрләр җыентыгы беренче тапкыр тәкдим ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү