Кыйссаи Йосыф (китап)
«Кыйссаи Йосыф» ― 2008 елда Казанның «Дом печати» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис басма.
Кыйссаи Йосыф | |
Автор: | |
---|---|
Жанр: |
тәрҗемә |
Оригинал теле: | |
Тәрҗемәче: | |
Нәшер итүче: |
«Дом печати» нәшрияты |
Чыгарылыш: | |
Битләр: |
604 б. |
ISBN: |
Халкыбызның газиз бу китабы Русия Мөфтиләр шурасының матди ярдәме белән дөньяга чыга. Моның өчен нәшрият басманы әзерләүче белән берлектә Мөфтият рәисе шәйхелислам Равил хәзрәт Гайнетдингә һәм аның урынбасары Дамир әфәнде Гыйззәтуллинга кайнар рәхмәтләрен юллый. Ислам уку йортлары, мәдрәсә һәм көллият мөгаллимнәре вәшәкертләре, бу китапны кулга алгач, әлеге мөхтәрәм затларга хәер-догаларын кылсыннар.
Борынгы бөек шагыйребезнең шушы мөкатдәс дастаны нәшер ителгәнгә күп еллар үтте. Ул арада укучыларның яңа буыны үсеп җитте. Әлеге басма, киң катлау укучыларны күздә тотып, әсәрнең хәзерге әдәби телебезгә шигъри күчермәсен һәм русчага шигъри тәрҗемәне эченә ала. Шигъри күчермәне Нурмөхәммәт Хисамов, русчага тәрҗемәне Ленинград университеты профессоры Сергей Иванов эшләгән иде.