Куэста (исп. cuesta — сөзәк урын, тау битләве) — асимметрик (сөзәк һәм текә) битләүләр белән сузылган тезмәләр рәвешендә рельеф формасы.

Акмәсҗит читендә куэстаның текә яры

Куэстаның сөзәк битләве катламнарның авышу почмагына туры килә, куэстаның текә битләве исә пластларны кисеп үтә.

Куэсталар состав ягыннан бертөрле булмаган токымнарның моноклиналь яту нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Куэсталарны Кырымда[1], Кавказда һәм Франциядә очрап була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-22