Кушнаренко мәдәнияте

Көньяк Урал буендагы тимер гасыр археологик мәдәнияте

Кушнаренко мәдәнияте — Көньяк Урал буендагы тимер гасыр археологик мәдәнияте. 1955-1959 елларда Кушнаренко каберлегендә (Башкортстан) алып барылган казу эшләренә нигезләнеп, беренчетапкыр В. Ф. Генинг тасвирлаган.

Кушнаренко мәдәнияте
Урын Көньяк Урал, Чулман, Ык елгасы һәм Агыйдел
Чор Тимер гасыр

VI — VIII гасырларда Кама арты территориясендә, Агыйдел, Кама һәм Ык елгалары бассейнында барлыкка килгән. Бу мәдәният VI гасыр уртасында Урал арты һәм Көнбатыш Себер урман-дала регионнарыннан килгән дип санала.  VIII гасырда Уралдан көнбатышкарак башка угыр төркемнәреннән  Караякуп мәдәнияте барлыкка килгән. Кушнаренково тораклыкларыныж Ык елгасы бассейнында берничә каберлеге, шул исәптән Такталачык (ТР, Актаныш районы), Имәнле (ТР, Минзәлә районы), Мәлләтамак (Мөслим районы) җирлегендәге калдыклары билгеле.

Археологлар, бу кабиләләр иртә чор тормышында (VI—VIII гасырларда) курганнарда кардәшләренең башларын төньякка каратып җирләгәнен ачыклаган. Мәетләрнең баш сөяге — ясалма деформацияләнгән. Соңыннан мәетләрнең башын көнбатышка каратып салганнар. Каберлекләрдә корал, ат җигү кораллары, төрле бизәнгечләр һәм керамика калдыклары табылган. Утырган урыннарында да шактый керамика табылган. Бөтен савыт-саба әвәләп эшләнелгән, төпләре түгәрәк, формалары чүлмәк яки бомба сыман булган. Аларның юка гына булуы һәм нәфис бизәкләре игътибарга лаек.

Кушнаренко мәдәниятен йөртүчеләрне галимнәр күчмә угырлар белән бәйлиләр. Е. А. Халикова, А. Х. Халиков, В. А. Иванов аларны маҗарлар дигән[1]. Н. А. Мәҗитов кушнаренко мәдәниятен йөртүчеләрне башкортларның борынгы ата-бабалары дип атый.[2]

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Генинг В. Ф. Южное Приуралье в III—VII вв. н. э. // Проблемы археологии и древней истории угров. М., 1972.
  • Генинг В. Ф. Памятники у с. Кушнаренково на р. Белой // Исследования по археологии Южного Урала. Уфа, 1977.
  • История татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. Казань: Рухият, 2002. 552 с.
  • Казаков Е. П. Памятники Кушнаренковского типа на территории Татарии // Тез. докл. итог. науч. сессии за 1972 г. / АН СССР. Казан. ин-т яз., лит. и истории. Казань, 1973. С. 130—131.
  • Казаков Е. П. О кушнаренковских памятниках на территории Татарии // Вопросы археологии Урала. — Свердловск, 1981. — Вып. 15. — С. 136—140.
  • Казаков Е. П. Коминтерновский II могильник в системе древностей эпохи тюркских каганатов: [Респ. Татарстан] // Культуры Евразийских степей 2 пол. I тыс. н. э.: (вопросы археологии). Самара, 1998. С. 97-150.
  • Казаков Е. П. Кенотафы эпохи Тюркских каганатов в низовьях р. Камы // Древности Востока. М., 2004. С. 76-85.
  • Мажитов Н. А. Южный Урал в VII—XIV вв. М., 1977.
  • Матвеева Г. И. О культурном и хронологическом соотношении памятников кушнаренковского и караякуповского типов // Средневековая археология евразийских степей. Материалы Учредительного съезда Международного конгресса. Том 2. Казань, 2007.
  • Археология Южного Урала: уч.пособ. Стерлитамак, 1993.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү