Куршевель

Куршевель, фр. CourchevelФранциянең Савойя департамантындагы тау климаты курорты һәм дөньядагы иң популяр һәм кыйммәтле тау чаңгысы спорты үзәкләренең берсе. Халкы: ~32 мең кеше (2008).

Courchevel.jpg
200604 - Courchevel 1600 5.JPG
200604 - Courchevel 1850 2.JPG

УрнашуҮзгәртү

Альп тауларында, 1300-1850 м биеклектәге Өч үзән (фр. Trois Vallees) — Мерибель (фр. Meribel), Ле-Менюир (фр. Les Menuires), Валь-Торан фр. (Val Thorens) — җирлегендә урнашкан. Курортның территориясе 4 өлешкә бүленә: Ля Праз (фр. La Praz) (1300 м), Куршевель 1550 м, Куршевель 1650 м, Куршевель 1850 м.

Аворьяс (фр. d’ Avoriaz) һәм Валь-Гардена (итал. Val Gardena) белән беррәттән дөньядагы иң эре чаңгы спорты үзәге исәпләнә.

Куршевель белән янәшәдә Валь-д’ Изер тау климаты курорты урнашкан.

ТарихҮзгәртү

1946 елда нигезләнгән. Тау чаңгысы спортының кышкы сезоны якынча ноябрь ахырыннан май башына кадәр дәвам итә, мәсәлән, 2014 елның 6 декабреннән 2015 елның 24 апреленә кадәр[1].

ҖиһазлануҮзгәртү

Куршевель үзәнендә 70 ләп канат юлы, фуникулерлар, күтәрткечләр эшли.

Альбервильдә үткән 1992 елгы Кышкы Олимпия уеннары өчен салынган трамплиннар хәзерге вакытта ил чемпионатлары уздыру өчен файдаланыла.

Трассалары киң һәм тигез, аларның гомуми озынлыгы 600 км дан күбрәк. Иң авыр трассалар булып «Jean Blanc» һәм «Couloir Emile Allais» исәпләнә.

Кыйбатлы кибетләр, рестораннар, кунакханәләр.

Шугалак, боулинг, картинг, сквош, фитнес-үзәкләр.

Килү юлларыҮзгәртү

 
Куршевель һава аланы

Куршевельгә Шамбери һава аланы (100 км), Женева халыкара һава аланы (140 км), Сент-Экзюпери исемендәге Лион һава аланы (180 км), Гренобль һава аланы (180 км) аша килергә мөмкин. Куршевельнең үзендә дә кечкенә һава аланы бар (очып китү юлы 525 м). Дөньядагы иң куркыныч һава аланнарының берсе булганга күрә, анда махсуслашкан очучыларга гына очып килү рөхсәт ителә.

ГалереяҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая Российская Энциклопедия. Том 16 (К-Л). М.: НИ «БРЭ», 2010. ISBN 978-5-85270-347-7

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү