Куннандаркойл Мәгарә Гыйбадәтханәсе

Куннандаркойл Мәгарә Гыйбадәтханәсе Көньяк Һиндстан Тамил Анду штатында, Пудукоттай районында Куннандаркойл авылында урнашкан, Һинд дине Ходае Шивага багышланган. Таштан киселгән архитектура итеп төзелеп, гыйбадәтханә ышану буенча 8-енче гасырда соңрак Виджанаягар Империясе киңәюе белән Паллавалар кардиналлары, Мутхураджа патшалары тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханәнең таштан киселгән архитектурасы соң Паллава сәнгатенең үрнәге һәм Чола Сәнгатенең иртә мисалы булып тора. Гыйбадәтханәнең Чолалардан, Пандьялардан һәм Виджаянагар Империясеннән төрле язмалары бар. Гыйбадәтханә Көньяк Һиндстанда иң борынгы таш гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Гыйбадәтханә Һиндстанның Археологик Өйрәнүе тарафыннан якланган һәйкәл буларак тәэмин ителә һәм идарә ителә.

Гыйбадәтханә
Куннандаркойл Мәгарә Гыйбадәтханәсе
Мандирның тыштан күренеше
Мандирның тыштан күренеше
Мандирның тыштан күренеше
Ил [[Һиндстан]]
Төбәк / район Тамил Наду, Пудуккоттай районы, Куннандаркойл
Дин Шивага табыну
Төзелеш еллары ???—8-енче гасыр

Тарих үзгәртү

Куннандаркойл исемен Кундру-Андан-Койлдан ала, аның мәгънәсе гыйбадәтханәдә калкулыкның Ходае. Куннандаркойл һәм аның тирәли төбәк белән 7-енче гасырдан алып 9-ынчы гасырга кадәр Мутхарайярлар идарә иткән, алар Паллавалар астында лейтенантлар булган. Төбәкне соңрак Урта Гасыр Чолалар яулап алган. Мәгарә гыйбадәтханәсе башта Мутхураджа патшасы тарафыннан төзелгән булган, ул шулай ук Нандиварман Паллава Малла дип аталган Паллава патшасы Нандиварман II-нең (безнең эраның 710-775 елы) лейтенанты булган. Нандиварман һәм аның улы Дантиварман чорыннан иң иртә язма өйрәнгән Ведик кешеләр Тхирувадирай фестивале вакытында мул итеп кертемне билгеләгәннәр.[1] Шуңа өстәп Соундара Раджан 8-енче гасырның беренче яртысы вакытында гыйбадәтханәне идентификацияли.[2] Чолалардан, Чалукьялардан, Пандьялардан һәм Виджаянагар Империясе чорыннан соңрак язмалар бар. 14-енче гасыр дәвамнда авылның Каллар җәмәгате өчен ике бүлеге булган.[3] Эпиграфик өйрәнүләрнең кайберәүләре Куннадаркойл кебек ерак авылларда талаган кешеләргә каты җәза бирелүен ачыклаган.[4]

Хәзерге вакытта гыйбадәтханәне сакланган һәйкәл кебек Һиндстанның Археологик Өйрәнүе Департаменты тәэмин итә һәм идарә итә.[5]

Архитектура үзгәртү

 
Йөз баганалар залы

Гыйбадәтханә көньяк Тамил Надуда Пудукоттай районында ташлы калкулыкта Куннандаркойлда урнашкан. Мәгарәдә Шиваның төрле формаларының өч чын үлчәм поты бар.[6] Төп изге урын Көнчыгышка карый һәм sanctum-да Лингам урнашкан, бу Шиваның иконик чагылышы. Шива Парватхагиришварара буларак табыныла. Sanctum-ның стеналары гади, бу башка Чола гыйбадәтханәләреннән аерылып тора, анда төрле сурәтләр өчен нишалар бар. Sanctum-га Артхамандапа аша кереп була, бу баганалар тарафыннан тотып торылган зал. Sanctum-ны һәр яктан Дварапалалар саклый. Язмалар Дварапалаларның нигезендә ясалган. Ике портрет сурәте бар, шуларның гыйбадәтханәне төзегән Мутхарайяр җитәкчесе һәм башкасы аның киңәшчесе.[3]

Әһәмияте үзгәртү

Таштан кисеп ясалган архитектура гыйбадәтханәсе Чола Сәнгатенең иртә мисалы булып тора, ул Паллаваларның традициясен дәвам итә. Урыннан табылган шәхси сурәлтләр Пудукотта Дәүләт Музеенда саклана. Йөз манаралы Нрита Мандапаның сынчылык баганалары бар, бу типик Виджаянагар сәнгате. Гыйбадәтханәдә бронза сурәтләре Көньяк Һиндстан сәнгатенең зәвыклы сынчылык сурәтләре үрнәкләре булып торалар. Шива һәм Парвати белән аларның баласы Сканда белән Самасканда бронзасы гыйбадәтханәнең бронзалары арасында иң әһәмиятле булып тора.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. R., Tirumalai (1994). Collected Papers: Studies in South Indian Epigraphy and History of Land Organisation, Development and Accounts and Select Chola, and Pandyan Townships. Department of Archaeology, Government of Tamilnadu. 
  2. K.V., Soundara Rajan (1998). Rock-cut temple styles: early Pandyan art and the Ellora shrines. Somaiya Publications. p. 41. ISBN 9788170392187. 
  3. 3,0 3,1 3,2 Rao, A.V.Shankaranarayana (2012). Temples of Tamil Nadu. Vasan Publications. pp. 152–53. ISBN 978-81-8468-112-3. 
  4. Epigraphical Society of India (2003). Studies in Indian Epigraphy, Volume 29. Geetha Book House. p. 58. 
  5. Alphabetical List of Monuments - Tamil Nadu. Archaeological Survey of India (2011). 14 November 2015 тикшерелгән.
  6. Bradnock, Robert; Bradnock, Roma (2000). India Handbook. Trade & Travel Publications. p. 821. ISBN 978-1-900949-81-1. https://archive.org/details/footprintsouthin00foot.