Кул бәйләш татар халык уены.

Кул бәйләш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
җәй көне урамда
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен җәй көне тышта малайлар арасында уйнала. Малайлар шобага салып (яки санашу юлы белән) ике кеше сайлыйлар. Шобагада өскә чыкканы «качучы», аска калганы «тотучы» була. Башкалары бер түгәрәк ясап, тотучының кулын буш кына итеп артка бәйлиләр дә качучыны тотарга кушалар. Шул түгәрәк эчендә тотучы качучыны куып җитеп, артка бәйләнгән куллары белән тотарга тиеш. Уен барганда, балалар җырлыйлар.

Тотучы:

Яхшы көннәр күрмәдем,
Тәмле ашлар җиймәдем;
Тәгәри китте йомгагым,
Күрмәдегезме, агайлар?

Күмәк җыр:

Болай йөрсәң, уңмассың,
Яхшы көннәр күрмәссең;
Бик җитез бул син, агай,
Әнә бара йомгагың! —

дип, качучыны ымлап күрсәтәләр. Тотучы куып килә дә арты белән әйләнеп аны тотарга, качучы тоттырмаска тырыша. Тотылса, ул көтүче булып яки шобага тотышып, уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү