Кулланучы бәхәсе:Timming/Архив(Июль 2009)

Сездән шулкадәр сорарга кирәк, бөтенесен хәтерләмим дә! Иң мөһиме: Ürnäk:Навигация битен татарлашторырга кирәк, әмин аны эшли белмим((( Тагын Безнең турында матбугатта күргәнегезчә безнең турында ике зур интернет-ММЧ-чы язды. Аларны укучылар латинны укырга авыр дип зарланалар. Конвертация эше тизрәк барсын иде! Казахларда кебек төрле-графикалы Вики булмау безнең Викида зур тормоз! --Yildiz 26. Yül 2009, 10:40 (UTC)

Әфәрин, шундый күп укучылы ресурсларны катнаштыргансыз. Ürnäk:Навигацияне бу көннәрдә эшләргә тырышырмын. Конвертация эшен тизләтергә кирәк шул. --Timming 26. Yül 2009, 11:39 (UTC)
  Эшләнде Ürnäk:Навигация --Timming 28. Yül 2009, 07:52 (UTC)

Пресс-релиз үзгәртү

Безгә хәзер Википедиядәге һәр мөһим вакыйганы пресс-релиз язып, татар ресурслары буенча таратырга кирәк булыр. Тиздән Татар Википедиясенә 6 ел тула. Шул релизне эшләп бетерәсе бар.

Яңа әгъзаны сәламлау үзгәртү

Википедия:Яңа әгъзаны сәламлау битен күргәнсездер. Аны карап чыгып, хаталарны төзәтеп, һәм кирәкле булган мәгълуматны өсти аласызмы? Шушы текстны бот тарафыннан яңа теркәлгән әгъзәләргә автоматик рәвештә җибәрелсен дип эшләп буламы? Шулай ук бот Википедиядә язган, ләкин теркәлмәгән кешеләргә теркәлергә чакыруны җибәрә аламы?

Кайбер грамматик хаталарны төзәттем, һәм сәламлау текстын аерым бер шаблонга куйдым - Ürnäk:Яңа әгъзаны сәламлау. Шаблонны автоматик рәвештә кую мөмкинчелеген карарга булыр. --Timming 26. Yül 2009, 14:39 (UTC)

Администраторлык үзгәртү

Википедия:Администратор вазифасыннан алып-ату кагыйдәләр язып бетерәсе бар. Аннары аларны кабул итер өчен тавыш бирүне оештырырга тәкъдим итәм. Сез берничә администраторны алып-ату эшен күргән идем. Минемчә, актив булмаганнарны алып-атарга кирәк. Башка администраторларны я уятырга, я вазыйфаларыннан җибәрергә кирәк. --Yildiz 26. Yül 2009, 12:39 (UTC)

Дөрес, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Анысын [[Bäxäs:Википедия:Администратор вазифасыннан алып-ату|аерым бәхәслектә]] сөйләшербез. --Timming 26. Yül 2009, 15:05 (UTC)

Шулай ук администраторлар арасында вазыйфаларны бүлергә кирәк. Мәсәлән, август аенда Сайланган мәкалә һәм Сайланган рәсем буенча тавыш бирү һәм аларны билгеләү буенча мин җаваплы була алам, а мәсәлән сентябрь аенда Сез. --Yildiz 26. Yül 2009, 12:39 (UTC)

Моның өчен аерым бит ясап куйдым. Сез башбитне яхшы карыйсыз, телисез икән, аны тулысынча алып бара аласыз. --Timming 26. Yül 2009, 15:05 (UTC)
Ни кызганыч, тиздән уку елы башланаячак, һәм мин бөтен көннәр вакыйгасын эшли алмыйм(( --Yildiz 26. Yül 2009, 15:10 (UTC)
OK, алайса сентябрьдә карарбыз. --Timming 26. Yül 2009, 15:25 (UTC)

Сайланган мәкалә үзгәртү

Сайланган мәкаләне һәр ярты ай билгеләргә, әсайланган рәсемне һәр атна билгеләргә тәкъдим итәм. --Yildiz 26. Yül 2009, 12:39 (UTC)

  Риза --Timming 26. Yül 2009, 15:05 (UTC)

Мәсәлән, Рус Википедиясендә хәтта берничә атнага Potd дип исемләгән шаблон ярдәмендә рәсемнәрне билгелиләр.

Аңлап бетермәдем --Timming 26. Yül 2009, 15:08 (UTC)
Сез хәзер башкорт викисына керсәгез, андагы Башбиттә Бөгөнгө рәсем бүлегендә шаблонны ничек язганнарын күрерсез. Мәсәлән, без алай ук итеп киләсе атнага башка рәсемне сайлап, аны кандидатлар рәтенә куябыз. Һәм киләсе атна автоматик рәвештә ул рәсем башбиткә куела. Мин үзем тулысынча аңлап бетмим)) --Yildiz 26. Yül 2009, 15:15 (UTC)
Аңлашылды. Хәзерге вакыйгалар сыман ясарга телисез. Анысы хәзергә кирәк түгел дип саныйм --Timming 26. Yül 2009, 15:21 (UTC)
Алайса ярый)) --Yildiz 26. Yül 2009, 15:23 (UTC)

Тавыш бирү үзгәртү

Тавыш бирү вакытларында һәр википедияче аны күрсен өчен без Беларус Википедиясендә кебек өске (мәкалә исеме өстендә булган) урынны куллана алабызмы? Аны ничек эшләп була?

Сездән бик күп сорадым инде)) Сез болар белән ярдәм итә алырсыз дип өметләнәм)) --Yildiz 26. Yül 2009, 15:00 (UTC)

Карарбыз. Беларус википедиясенә сылтама куйсагыз, уңайлырак булыр иде. Киләсе вакытта сылтамалар куерга онытмагыз, зинһар. --Timming 26. Yül 2009, 15:09 (UTC)
Гафу, оныттым! Мөнә монда: [1] мондый текст Калі ласка, прыміце ўдзел у галасаваньні па выбраным артыкуле. Выбар наступнага артыкула адбудзецца 25 ліпеня. --Yildiz 26. Yül 2009, 15:26 (UTC)

Сезне Азатлык радиосына чакырганнар иде ме? Мине чакырганнар иде, ләкин мин барырга теләмим. Бәлки Сез барырсыз, дип уйладым. --Yildiz 26. Yül 2009, 17:18 (UTC)

Ого =) Нишлим соң анда? --Timming 26. Yül 2009, 17:25 (UTC)
Википедия турында сөйләрсез. Сез миннән күбрәк беләсез бит)) --Yildiz 26. Yül 2009, 17:34 (UTC)
Кызганычка каршы, сөйләм телем язу теленә караганда аксый әле. Шулай да, бу бик кызыксындыргыч. --Timming 26. Yül 2009, 17:41 (UTC)
Теләсәгез, ул журналистка языйм.--Yildiz 26. Yül 2009, 18:52 (UTC)
Кирәк булса, үзләре табарлар әле. --Timming 27. Yül 2009, 02:47 (UTC)

Интерфейс үзгәртү

Хәерле кич! Сезнең битегездә интерфейс турында сылтама таптым. Теләсәгез, мин дә интерфейсны чистартуда ярдәм итә алам. Аңлатсагыз гына)))

Бу сылтамаларны мин үзем өчен ясыйм =) Эшләр бик күп шул. Тәрҗемә эшенә тотынмадым әле. Ярдәм кирәк булгач, сезне чакырырмын. Сез үзегез дә әкренләп тотына аласыз. Монда мөһим булганы - уртак терминология эшләп чыгару. --Timming 27. Yül 2009, 16:20 (UTC)
Иншаллаһ, булдырырбыз. --Yildiz 27. Yül 2009, 18:23 (UTC)

Админнарны үз вазыйфасыннан җибәрү хакында нәрсә. Сез каршы булмасагыз, теге кагыйдәләрне рәсми итеп куям, һәм аларны кабул итү буенча тивыш бирү оешторам. --Yildiz 27. Yül 2009, 15:43 (UTC)

Хәзергә документ әле әзер түгел. Кемнәр тавыш бирә алганны өстәргә кирәк. Гомумән, урыс яки инглиз википедияләрдәге охшаш кагыйдәләрне карагыз әле. Анда барысы төгәлрәк язылган. Иң мөһиме - яхшы ниятле булу. Асыл максатыбыз - админ сугышлары түгел, ә татар энциклопедиясен ясау. --Timming 27. Yül 2009, 16:20 (UTC)
Әлбәттә, бу админнарга зарар гамәл кылу түгел Фикерем шул: Википедиядә болай да барысы да бик буталы. Яңа әгъзалар күп нәрсәне аңламаска мөмкин, һәм администраторларга мөрәҗәгать итә алалар. Ә админнарның яртысы җавап бирмәсә, Бу Википедия үлде дигән фикерне йөртә алалар. Минемчә, бөтенесен тәртипкә китерергә кирәк. Кагыйдәләрне эшкәтергә тиздән торышырмын. --Yildiz 27. Yül 2009, 18:23 (UTC)

Яңа әгъзаны сәламлау шаблонын куйгач, әгъза исеме язылмый. Төзәтә аласызмы? --Yildiz 28. Yül 2009, 15:36 (UTC)

  Эшләнде--Timming 29. Yül 2009, 06:37 (UTC)

Тавыш бирү үзгәртү

Монда тавыш бирү оешторылды. Беларус викисында кебек эшләп булмаса, башбиткә сылтама куеп буламы? --Yildiz 28. Yül 2009, 18:08 (UTC)

  Эшләнде--Timming 29. Yül 2009, 06:31 (UTC)
Timming/Архив(Июль 2009) кулланучысының битенә кайтырга.