Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү
Администраторны үз вазифасыннан бары тик тавыш бирү нәтиҗәсендә алып-атырга була. Моның өчен Википедия:Тавыш бирү:Администратор вазифасыннан алып-ату бите бар.
Эчтәлек
Кагыйдәләр
Берәр администраторны алып-ату инициативасы чыканнан соң, тавыш бирү оештырыла. Инициатива күтәрүче Администратор вазифасыннан алып-ату тәкъдименең сәбәпләрен аңлатырга тиеш. Администраторга "бер атнадан сезнең буенча тавыш бирү оештырыла" дигән хат языла. Бер атнадан соң тавыш бирү оештырыла. Тавыш бирү 2 атна буена бара. Процедура - 3 атна бара. Тавыш бирүдә бер айдан элегрәк теркәлгән һәм 100-дән артык төзәтмә эшләгән кулланучылар тавыш бирә ала. Әгәр дә, тавыш бирү нәтиҗәсендә администраторны үз вазифасыннан алып-ату фикере өчен 50%-тан күбрәк тавыш бирелсә, Wikimedia-га тиешле хәбәр языла.
- Викиялда булган администраторны алып-атып булмый!!! Әгәр дә администратор үз битенә Вики-ял дигән шаблонын куйган икән һәм вики-ялда 3 айга кадәр булса, аны Активсызлык сәбәбе буенча вазифасыннан алып ату буенча тавыш бирү уздырып булмый. Ә аның битендә Вики-ял дигән шаблон булмаса һәм 1 ай эчендә төзәтмәләр булмаса, тавыш бирүне Активсызлык сәбәбе буенча оештырып була.
Администратор вазифасыннан алып-ату буенча тавыш бирүдә үзе администратор тавыш бирә алмый, ләкин инициатива күтәргән кеше тавыш бирә ала.
Алып-ату сәбәпләре
- Бик сирәк Википедиядә күренә. 1 ай эчендә төзәтмәләр юк.
- Берәр катнашучыга агрессив рәвештә эндәшү.
- Википедия кагыйдәләрен бозу.
- Администраторларның вазыйфалар бүлүендә катнашмау. (Администратор эшләрен башкармау)
Вазифасыннан җибәрелгән администратор кабат администратор булу заявкасын 1 айдан соң гына тапшыра ала.
Кагыйдәләрне кабул итү
Тавыш бирү үтте. Башлану вакыты - 28 июль. Тәмамлану көне - 4 август.
Риза (I agree)
- Риза --Yildiz 28. Yül 2009, 18:04 (UTC)
- Риза Күптән кирәк иде. --Edvard 28. Yül 2009, 18:13 (UTC)
- Риза --Timming 4. Aug 2009, 07:16 (UTC)
Каршы (Against)
Комментарияләр (Comments)
- Тавышны 100-дән артык төзәтмәле һәм бер айдан элегрәк теркәлгән катнашучылар гына бирергә тиеш. Алайса һәр кергән кеше тавыш бирә ала.
- Моны эшләп була, ләкин авыррак булырдыр. --Yildiz 3. Aug 2009, 15:38 (UTC)
- Бу бик кирәкле пункт. Бер айдан ким булган кеше каян аңласын ди википедия кагыйдәләрен? Һәм бу ай алып-ату процедурасын башлау көненнән санала, әлбәттә. --Timming 3. Aug 2009, 17:02 (UTC)
Эшләнде --Yildiz 4. Aug 2009, 05:17 (UTC)
- 10 (20?) тавыштан ким булган тавыш бирү саналмый. Өч кеше тавыш биреп алып атарга мөмкинчелек булмаска тиеш.
- Ого-го! Сез безнең Википедиядә шулкадәр кешене таба аласызмы? Хәтта Рус википедиясендә тавыш бирүләрдә унар кеше катнаша, ә бит анда һәр көн йөзәр кеше керш! Минемчә, аз кеше тавыш бирү сәбәбе безгә авырлык тудырырга тиеш түгел. --Yildiz 3. Aug 2009, 15:38 (UTC)
- Килешәм. Минимумны 3 кешегә төшерик алайса. 3 кешедән дә ким булган тавыш бирү саналмый. --Timming 3. Aug 2009, 17:02 (UTC)
- Вазифасыннан алып ату эше процедурасы:
- 1. Администраторга "бер атнадан сезнең буенча тавыш бирү оештырыла" дигән хат җибәрелә.
- 2. Бер атна узгач, тавыш бирү оештырыла.
- 3. Тавыш бирү ике атна буенча бара.
- 4. Тавыш бирү нәтиҗәсе һәм викимедияга хат шулай ук администраторга да җибәрелә.
Эшләнде --Yildiz 4. Aug 2009, 05:17 (UTC) Бу пунктларны өстәсәк, мин риза. --Timming 29. Yül 2009, 06:17 (UTC)
Нәтиҗә
Кагыйдәләр кабул ителделәр!