Кулланучы:Frhdkazan/Wiki4RegionalDevt
- Шулай ук карагыз: m:User:Frhdkazan/Wiki4RegionalDevt.
Бу бит Вики-мохит мөмкинлекләрен региональ үсешне тизләтү өчен инструмент буларак куллану буенча "Акыллы регион" проекты турында
Проект мин башкалардан яхшырак таныш булган Википедиянең татар һәм рус телле бүлекләре, Россия Федерациясе һәм аның Татарстан Республикасы регионы үрнәгендә эшкәртелә.
Проект максаты
үзгәртүТүбәндәге өлкәләрендә әлегә кулланылмаган мөмкинлекләрне куллана башлау:
- регионнарның социаль-икътисади үсеш мәсьәләсендә
- бар ватандашларның кеше потенциалларын һәм шәхси нәтиҗәлелек дәрәҗәләрен тормыш дәвамында үстерү мәсьәләсендә
- үз регионнарының киләчәкләрен билгеләүгә халыкның бар катламнарының катнашулылыгын үстерү мәсьәләсендә
Тәкъдим ителгән чишелеш
үзгәртү- Балаларны һәм яшьләрне, олылар һәм, аеруча, өлкән буын вәкилләрен күптелле Вики-мохит мөмкинлекләре белән таныштыру
- Аларны тормыш дәвамында туктамыйча гыйлем туплауга һәм бар кешеләргә ачык булган мәгълүмати ресурсларның сыйфатын үстерүгә юнәлгән глобаль волонтерлык хәрәкәтендә катнаштыру
- Регуляр рәвештә проектта төрле тармаклар буенча пәйда булган төп мәгълүматларның кешелекнең агымдагы мизгелдә ия булган белемгә туры килгәнен эксперт бәяләү өчен аерым өлкәдә эшләгән региональ партнёрларны табу, аларны үзләренең профессиональ эшчәнлек өлкәләрендә белешмә эчтәлеген булдыру һәм яңартуга юнәлгән ирекле волонтёрлар кушыла алган проектларны оештыру һәм дәвам иттерүгә чакыру.
Мантыйк
үзгәртүНигә Вики?
үзгәртү- Вики-механизм - күпсанлы катнашучыларның онлайн-хезмәттәшлеге өчен иң кулай ысул. Шундыйлардан иң танылган проект булган Википедия бүген дөньяда укылу буенча бишенче урынында тора)
- Вики-проектларның үзәкләштерелмәгән (распределённый) табигате катнашучыларын тормышлары буенча үзләре өчен кызык булган биремнәрне сайларга һәм алардагы сәләтләрен үстерергә өнди, проект буенча шәхси һәм такым эшчәнлекне нәтиҗәле килеш оештырырга өйрәтә (мәгълүматны табу һәм эшкәртү, карашларын дәлилләү өчен аргументлар табу һәм консенсуслы чишелешләрне эзләү).
- Вики мәсьләкләре ирекле волонтёрларга проектны үз итергә, эшчәнлек процессында кызыксынып катнашырга ярдәм итә
- Мәгълүмати мохитне баету һәм аны актуаль иттереп яңартып тору проект такымы һәм башка кулланучыларының гамәлләренең нәтиҗәлелеген үстерүнең төп шарт булып тора
Нигә Викимедиа платформасы?
үзгәртү- Википедия һәм Викимедиа хәрәкәте үстереп торган башка белем бирүгә юнәлгән Викимедиа проектлары бөтен кешеләр тарафыннан бушлай кулланыла алган мәгълүмати ресурслар булып тора (дөньяның бар илләрдән диярлек аерым ватандашлар һәм оешмалар бирә торган акчалары белән финанслана)
- Система хәтта Россиядә кабул ителгән ирекле хокуки лицензияләргә нигезләнгән
- Эшләве бәйсез коммерциячел булмаган Викимедиа вакыфы тарафыннан кайгырыла.
- Викимедиа'нең халыкара инженерлык персоналы яңа технологик чишелешләр өстендә эшли, әзер булганда аларны бар актив тел бүлекләрендә кабыза (бүгенгә 280 телдән күбрәк).
- Википедияне һәм Викимедиа хәрәкәтенең башка проектлары мохитләрен кулланучы мәгариф һәм белем бирү проектлары мәктәп, техникум һәм ЮУЙда, хәтта аспиратнурада укучыларга белем үзләштерүләре тирәнлеген үстерү белән бер вакытта үз җәмгыятьләренә файда китерү мөмкинлеген тудыра
- ТатВикида түбәндәге өлкәләрдә Вики-мөмкинлекләрне куллану буенча алдынгы халыкара тәҗрибәләрне күмәкләшеп документлаштыру платформалары эшли
- мәгариф һәм белем алу
- галереяләр, китапханәләр, архивлар һәм музейларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген (аларның халыкка файдалылыгын) үстерү
- фәнни һәм практик максатлар өчен Вики-мохит мөмкинлекләрен куллану
- узган халыкара фәнни һәм белем тарату Вики-чараларының материалларын туплау алачыгы
- Халыкара дәрәҗәдә хөрмәт ителгән татар галимнәре арасында җәмгыятьнең белем һәм компетенцияләре дәрәҗәсен үстерү өчен Вики-мохит мөмкинлекләрен киң куллану әһәмияте турында карашлар көчәя бара
- Кайбер Викимедиа белем бирү программаларын һәм башка эшчәнлекне алып бару тәҗрибәсе туплана барган Россия викимедистлары оешмасы бар, "Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү" проекты актив эшли.
- Инглиз кебек миллиардтан артык яки рус кебек берничә йөз миллион сөйләшүчеләр булган бүлекләргә караганда, Вики-мохит белән беренче танышуны татар яки мари, чечен яки бурят кебек кечкенәрәк Вики нигезендә оештыру кулайрак була.
- Татарстанның Сәләт хәрәкәте белән хезмәттәшлегендә Википедиянең татар телле бүлегендә бу өлкәдә беренче проект эшләп килә
- ТатВики киңлекләрендә тәҗрибә туплап, аның аерым катнашучылары бүген бу глобаль проектның рус телле мохитендә нәтиҗәле эшләүне өйрәнделәр, татарстанлыларның тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары турында Россия викимедистларының еллык конференциясе чикләрендә чыгыш ясадылар (слайдлар), инглиз вики мохитенә чыгарга әзерләнәбез.
- Инглиз кебек миллиардтан артык яки рус кебек берничә йөз миллион сөйләшүчеләр булган бүлекләргә караганда, Вики-мохит белән беренче танышуны татар яки мари, чечен яки бурят кебек кечкенәрәк Вики нигезендә оештыру кулайрак була.
- Мәгариф өлкәсендә халыкара тәҗрибә:
- Берләшкән дәүләтләр берлеге илләре арасында иң югары тәҗрибә үзәге буларак Викимедиа Әрмәнстан булып тора (мәс. Әрмәнстанның бар шәһәр һәм авылларындагы мәктәпләрдә Вики-клублар эшли, Һәрбер әрмәннән – берәр мәкалә! (1 видеосы) кампанияләре һ.б.)
- беренче булып мәктәп укучылары белән Швейцария һәм Франциядәге коллегаларыбыз эшли башладылар (һәм дә яшьләр өчен Вики-мохиттә эшләү сәләтләре бүген популяр булган программалауга караганда да әһәмиятлерәк дип саныйлар),
- үткән ел Грециядә сигез яшьлек балаларны өйрәтү проекты уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте,
- дөньяда кеше башына иң югары актив Википедия мохаррирләре саны - Финляндиядә,
- иң алдынгы билингваль Вики-мохиттә эшләү тәҗрибәсе Италиянең Пьемонте провинциясендә тупланган,
- АКШ һәм Канадада WikiEdu региональ мәгариф вакыфы эшләп килә,
- төрле юнәлешләр буенча халыкара тематик берләшмәләр гамәлдә (китапханәчеләр, галереяләр-китапханәләр-музейлар-архивлар, мәгариф, волонтёрларга ярдәм күрсәтү һ.б.).
- Башка өлкәләрдә дә эшләүнең актуальлеген дәлилләүче фактлар
- үз бизнесы, оешма яки ведомствосы, торак пункты һ.б. турында Википедиянең төрле телләрдәге бүлекләрендә мәкалә булдыруны һәм яңартып үстерүне халык файдалы дип таба (моның өчен хәтта Татарстанда да кешеләр акча түләргә әзер),
- фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре
- практик специалистларны үз профессиональ өлкәләре буенча белемнәрен халык иң күп укый торган бу ресурска урнаштыру һәм яңартып торуга (мәсьәлән, табиблар үрнәгендә) көчәя торган өндәүләр,
- Бу һәм башка өстәмә дәлилләргә сылтамаларны алдынгы халыкара практикаларны туплауга багышланган рус телле "Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү" тематик Facebook-төркемендә карагыз.
Бу ник кызык?
үзгәртүПартнёрларга
үзгәртү- Вики-мохит мәгълүматның тиз яңартылуы өчен иң уңайлы булып тора
- Төрле корпоратив яки башка Вики-булмаган сайтлардагы PR-материалларына караганда, халыкның Википедиядәге мәгълүматларына ышану дәрәҗәсенең югарырак булуы аның технологиясе һәм түбәндәге стандарт мәсьләкләре белән билгеләнә
- күрсәтелгән мәгълүматларның тикшереп булучанлыгы һәм мәкаләләрнең нейтраль караштан язылуы,
- белдерелгән һәрбер фактның абруйлы бастырылган чыганакка искәрмә күрсәтелү мәҗбүрилеге
- Партнёрлар белән бергәләп оештырылган белем бирү программаларының катнашучылары Вики-мохиттә эшләү тәҗрибәләрен туплый (бусы соңрак корпоратив викиларда яки үз проектлары һәм эш бирүчеләре файдасына профессиональ эшчәнлекләре чикләрендә Викимедиа проектларында кулланыла ала)
- Партнёрларның һәм аларга караган оешмаларының штат хезмәткәрләре аларның профессиональ өлкәләре белән кызыксынган ирекле волонтёрларның мөстәкыйль эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген үстерүче контакт вәкилләре була алачак
- Тәэмин итүчеләр башкарган проектлар алар күрсәткән иҗтимагый һәм мәгълүмати хезмәтләрне алучыларның үзләре яшәгән мохитне һәм кирәкләренә иң югары дәрәҗәдә туры килгән алдынгы практикаларны тасвирлауда актив катнашулары белән уңышлырак була
- Википедия мохәррирләренең (булсын республикада яшәүчеләр, булсын кунаклары) проектта катнашулары аркылы Республиканы якынрак күрүләре, урын алган процесслары һәм феноменнарына лояльлек дәрәҗәләренең үсүе
Потенциаль региональ партнёрлары
үзгәртү- Региональ хөкүмәте
- Сәламәтлек саклау министрлыгы
- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы
- Мәгариф һәм фән министрлыгы
- Мәдәният министрлыгы
- Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы
- Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
- Туристлык буенча дәүләт комитеты
- Инвестицион үсеш агентлыгы
- Региональ матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
- һ.б.
- ПТУ һәм ЮУЙлар
- Профессиональ, тармак, фәнни һәм иҗади берлекләр, ассоциацияләре һ.б.
- Үз профессиональ, мәдәни һәм башка белемнәрен уртаклашу белән җәмгыятьне баета алган башка кызыксынуларын күрсәтүче төркемнәр.
Россия һәм дөнья буенча Викимедиа хәрәкәте катнашучыларына
үзгәртү- Россия викимедистлары
- үз ватаннарының җәмгыятенә файда китерүгә юнәлгән мәгълүмати мохитне баетучы кертемнәренең рәсми танылуга шат булачак
- үз регионнарында һәм тел бүлекләрендә охшаш проектны башкару өчен юл харитасына ия булачаклар
- Хәрәкәтьнең бар катнашучылары
- телне, мәдәни белемне һәм регионнарындагы башка мирасларын саклау һәм үз үсешләре өчен нәтиҗәле куллану тәҗрибәсенә ия булачаклар
Россия Федерациясенә
үзгәртү- Мәгълүмати мохитне баетуга ватандашларны һәм дусларны җәлеп итү аркылы ил җәмгыятен һәм икъдисадын җанладыру өчен өстәмә бер инструмент
- Халыкара дәрәҗәдә позитив PR
- Өстәмә чыгымнарны таләп итмәгән ил икътисадында катнашучыларның квалификацияләрен үстерүгә юнәлгән автоматик килеш эшләүче система
Алга таба эшкәртелүне таләп иткән төп мәсьәләләр
үзгәртү- Остазлар өчен осталарны әзерләү
- Галимнәребез абруйлы Россия һәм халыкара фәнни журналларда мәкаләләр бастырганы кебек үк, мәктәп укучылары, ПТУ һәм ЮУЙ студентлары һәм аспирантурага кергәннәренә охшаш белем алу программалары компонентларын булдыру
- Бу катнашучыларны шулай ук кыйммәтле тормыш тәҗрибәләре булган олы һәм өлкән буын волонтёрларны өйрәтүгә катнаштыру
- Төбәкнең социо-икътисади һәм башка үсеш проектларына ярдәм итүче махсус тармак һәм гомум мәгълүмати Вики-мохитне баету буенча региональ партнёрлар белән хезмәттәшлекне оештыру