«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
«Минем Татарстан» проектында катнашкан
кулланучы.

Бар минем илем! Чәчәкле болыннары, хәтфәдәй урманнары, саф сулы чишмәләре булган- гүзәл Татарстаным бар. Татар телем, татар тарихым бар. Тарих серләрен саклаган гүзәл Кукмарам бар.Ничек саклаган дисезме? Төрлечә. Шуларның иң ышанычлысы һәм гасырдан гасырга күчеп килә торганы- ул авыл, болын, чишмә атамалары.Кукмара төбәгендә Байлангар авылы –минем туган авылым. Бай угланнар салган. Күрше авылдан килеп өч егет төзегән минем авылымның нигез ташын. Атама шуны сөйли, тарих шуны искәртә. Бу кыска гына мәкалә кысаларында минем әйтергә теләгән ике фикерем бар: беренчедән, әлеге атамалар-ул безгә борынгы бабаларыбыз әйтеп калдырган, хәзергечә әйтсәк узган заманга пароль, тарихка керер өчен код булып тора. Шуны онытмыйча, кемгәдер ярарга тырышып, төрлечә үзгәртмәсәк иде. Мәсәлән: Бай Угланнарны- Байлангар дип, Түбән үр өстен-Түбән Үрәс дип, ә аннары Нижняя Русь дип. Татарча түбән үр өсте дигән сүздән чыкканы ярылып ята ләбаса! Икенче әйтергә теләгән сүзем: Кемгәдер ярарга тырышып телебезгә, илебезгә, көнебезгә хыянәт итмәсәк яшәрбез, яшьнәрбез без. Татарникны давыл идерә алмаган кебек, давыллы җилләр дә татарны җиңә алмас!