«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
СЕРТИФИКАТ
Бу кулланучы «Татар 4.0 — 2021» проектында катнашкан.
Изге рәхмәт!

Актаныш килеп чыгуы турында бик күп риваятьләр бар. Аларның берсе «Ак таныш» кушаматлы малай белән бәйле. Бер кешегә каяндыр кунак килә һәм хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша, «Миңа синең әтиең таныш бит» дигән сүзне дә әйтә.

Малай, әтисенә барып: «Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра»,— ди. Хуҗа дустын каршы алып, исәнлек-саулык сорашкач: «Минем малай синең ак танышың килгән, сине чакыра»,— дип, көлә. Шуннан соң бу малайны «Ак таныш» дип йөртә башлыйлар.

Бернкөнне  су коенганда «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны «Актаныш» буасы дип йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

Икенче риваять буенча Актанышта күп аккошлар булган. Ә аккошлар чиста, тыныч урыннарда булалар. Һәм шуның өчен аңа шундый исем биргәннәр дә.

Өченче риваять буенча бу җирлектә күп ак ташлар булган һәм Актанышның исеме дә шуннан килеп чыккан.