Кугу́-Ю́мо (чирм. Кугу Юмо яки Олы Тәңре; Кугу — бөек, олы, зур, Юмо — Тәңре; таулы чирм. Кого Йымы) — мари пантеонының иң югары илаһы.

Кугу-Юмо һәм тимерче.

Тасвирлама үзгәртү

 
Кугу-Юмо һәм аның энесе Йын (Керемет), ата үрдәкләр рәвешенә кереп, дөньяны барлыкка китерәләр

Өске дөнья (ул, кайбер фаразлаулар буенча, җиде кат күктән тора) аллалар, иң беренче чиратта, Галәмне барлыкка китергән һәм бөтен күк-җир илаһлары өстеннән кадыйр Олы Тәңре (Кугу-Юмо) яши торган урын дип санала.

Борынгы заман угыр-фин телләрендә "юмо" сүзе күк төшенчәсен белдергән, ул әле бүген дә кайбер катлаулы сүзләрдә һәм аерым гыйбарәләрдә кулланыла, мәсәлән, марича юмо волгалтла — күк аязлана; юмо йӱклана — күк күкри; юмо пылайте — болытлы күк; юмынтӱр — офык (сүзгә-сүз тәрҗемәсе — күк кырые), юмынлулеге — галәмнәр (сүзгә-сүз тәрҗемәсе — күк каркасы).

Соңрак бу сүз "олы тәңре" мәгънәсендә кулланыла башлаган: юмынкÿй — корбан китерү урыны (сүзгә-сүз тәрҗемәсе — Тәңре ташы), юмынпундаш — күк капусы.

Юмо күктә алтын тәхеттә утыра, аңа кешеләрнең бөтен гамәлләре күренеп тора.

Мариларда да, мордвада да Юмо җиде кат күктә "тимер койма" артында тора, ул урынга беркем дә үтеп керә алмый дип санала.

Кайбер инанулар буенча, яшенле яңгыр яуганда Юмо күктән җиргә ташлар ыргыта. Ул күк буйлап утсыман атлар җигелгән зур арбага утырып йөри, дип фаразлана.

Риваятьләр үзгәртү

Риваятьләрнең берсендә үз хезмәте өчен беркайчан да хак алмаган тимерче үлгәч Юмо каршына килеп ирешә, Тәңре аңа бу риясызлыгы өчен теләсә нинди үтенечен канәгатьләндерергә вәгъдә итә. Тимерче Юмоның алтын тәхетендә бераз утырып торырга рөхсәт сорый. Шулай итеп, ул кешеләрнең бөтен бозык гамәлләрен күреп шакката һәм тәхеттән егылып төшә. Юмо аны яңадан җиргә кайтара. (моңа охшаш сюжет көнчыгыш славяннарның апокрифик риваятьләрендә дә бар).

Башка инанулар буенча, Юмо "куго тумо" дип аталган биниһая зур имән агачында утыра. Моңа охшаш риваять мордвада да бар: олы тәңре Чам-паз Дөнья агачында утыз ел йоклый һәм уң аягы тәмам оегач кына уяна.

Яшенле болытларда явыз рухны куа-куа, Юмо аңарга ташлар һәм уксыман яшен ("сөяк очлы уклар") ата. Юмоның алтын бүреге бөтен галәмнәрне яктырта, Биниһая олы чүкеч ярдәмендә ул күк ташыннан очкыннар чага һәм шул рәвешчә изге рухлар барлыкка китерә. Соңрак Юмо мул тормышлы җир биләүчегә әверелә, аның бай хуҗалыгы һәм ишле мал-туары була. Ул иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшли һәм улы белән кызыннан да шуны таләп итә.

Өске дөньядагы кайбер объектларның олы тәңре образына турыдан-туры кагылышы бар, мәсәлән: юмын шулдыр — Юмо канатлары; юмын кудо — Юмо торагы; юмын тул — Юмо уты; юмын кудо пече — Юмо торагы тирәсендәге койма; юмын ушкал — Юмо сыеры (терлеге), юмын лӱҥгалтыш — күктәге тишектән аллалар тарафыннан аска төшерелгән таган.

Мариларның дөнья яралтылу турындагы мифларында бик борынгы праурал мотивлары да бар: Дөнья океаны өстенә үрдәк очып килә һәм ике күкәй сала. Күкәйләрдән ата үрдәк рәвешенә кергән Юмо һәм Йын (икенче исеме — Керемет) чыга. Үрдәкләр, алмаш-тилмәш океан төбенә чумып, өскә лай чыгаралар: шулай итеп, җир барлыкка килә. Әмма Керемет лайның бер өлешен томшыгында яшереп калдыра, соңыннан ул аларны җир йөзенә кикереп чыгарып, таулар барлыкка китерә. Җирдә Кугу-Юмо кешеләрне һәм хайваннарны, җир йөзендәге барлык нәрсәләрне өреп яралта, аларга язмыш насыйп итә. Ә Йын исә бу яралтуга каршылык күрсәтә. Кугу-Юмо кешегә җан өрер алдыннан күккә күтәрелгәндә кеше гәүдәсенә сакчы итеп әле тиресе-йоны да булмаган этне калдыра. Керемет исә, форсаттан файдаланып, этне тун бүләк итеп алдалый һәм кеше гәүдәсен нәҗесләп әфсен-төфсен укый. Моның өчен Кугу-Юмо этне каргый, ә Кереметне мәңгелеккә җир астына сөрә һәм җәһәннәмдә бикләп куя. Кугу-Юмо нәҗесләнгән кеше гәүдәсенең эчен тышка чыгарып чистартырга мәҗбүр була. Шул сәбәпле кеше төрле чирләргә дучар ителгән һәм гөнаһ кылуга һәвәс бер зат булып кала.

Чыганаклар үзгәртү

  • Акцорин В. А. Эпосларда мари халкының үткәне турында. — Саров, 2000.
  • Калиев Ю. А. Мариларның астраль күзаллаулары / Мари фольклоры һәм сәнгатенең хәзерге замандагы проблемнары. — Йошкар-Ола, 1994.
  • Смирнов И. Чирмешләр. Тарихи-этнографик очерк. — Казан, 1889.
  • Мокшин Н. Ф. Идел буендагы кайбер халыкларның (мордвада, мариларда) диннәрендә матриархатның һәм борынгы ыруглык таркалган чорның чагылышы. — Мәскәү, 1964.
  • Петрухин В. Я. Мари мифологиясе / Фин-угыр риваятьләре. — М., 2003.
  • Ситников К. И. Мари мифологиясе сүзлеге. Том I. Аллалар, рухлар, алыплар. — Йошкар-Ола, 2006.
  • Тойдыбекова Л. С. Мари мифологиясе. Этнографик белешмә. — Йошкар-Ола, 2007.
  • Яковлев Г. Чирмешләрнең дини йолалары. Аллалар турында. — Казан, 1887.
  • Мифологик сүзлек. — Мәскәү, "Совет энциклопедиясе", 1990.