Кронштадт тарихы музее

Кронштадт тарихы музее (рус. Музей истории Кронштадта) — Кронштадт музее. 1991 елдан бирле гамәлдә. 2006 елдан алып каланың 1836—1839 елларда төзелгән, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып торучы тарихи су үткәргече манарасында (водокачкада) урнашкан[1]. Адресы: Ленинград урамы, 2нче йорт. 2014 елдан алып музей биналарына Якорь мәйданындагы 2а йорты кушылган.

Кронштадт тарихы музее
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кронштадт
Урын Кронштадт
Рәсми ачылу датасы 1991
Рәсми веб-сайт visitkronshtadt.ru
Ирешү Ленинградская улица, 2 литеры А, Б
Карта
 Кронштадт тарихы музее Викиҗыентыкта

Манара бинасы үзгәртү

Тарих үзгәртү

Кронштадт су үткәргечен реконструкциялау программасы 1827 елда кабул ителә. Бина 1837—1839 елларда хәрби инженерлар В. П. Лебедев һәм Татаринов проекты буенча су күтәрүче машиналар өчен салынган. Анда һәрберсенең егәрлеге 8 ат көче булган ике пар машинасы урнаштырылган. Суны икенче каттагы резервуарга машина күтәрә, аннан су кала челтәренә җибәрелә. Су чыганагы булып бина артындагы Фин култыгы белән тоташкан сулык тора. 1870-елларда һәм 1887 елда манара бинасына тагын бер кат өстәлә.

Архитектура үзгәртү

Манара бинасы классицизм стилендә төзелгән. Каршыда торган Изге Елизавета кирхасы белән бинаның алты баганалы портигы ярашырга тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору барышында, бинанаң гөмбәзе башлангыч фигылен югалта, аның урынына áркалы тәрәзәләре булган өске кат төзелә.[2]

Музейның тарихы үзгәртү

Музей Ленинград шәһәр советының 1991 елның 15 апрелендәге № 273 карары буенча туган якны өйрәнүчеләр клубы башлангычы белән төзелә. Музей экспозициясенең нигезен Ю. И. Спиридонов, К. Н. Лапина, Ю, С. Мироченко, В. М. Пирогов, В. Ф. Ключников, Л. Н. Сергеева һәм Кронштадт шәһәренең башка кешеләре биргән предметлар һәм документлар тәшкил итә. Юрий Иван улы Спиридонов (1931—1998) музейга нигез салучы дип исәпләнә .[3]

Экспозиция үзгәртү

Якорь мәйданындагы элекке кафе бинасында «Өч гасырлык Кронштадт тарихы», ә Ленинград урамында булган манара бинасында — су асты археологиясенә багышланган «Суда баткан карабларның сере» экспозициясе тора. Соңгысында баткан караблардан китертелгән предметлар күрсәтелә. Бу экспозиция 2009 ел башындагы «Россия су асты мирасы» проекты буенча эзләнү материалларыннан туплана башлаган.[4]

Искәрмә үзгәртү

  1. Постановление Правительства РФ от 10.07.2001 № 527 о Перечне объектов исторического и культурного наследия Федерального (Общероссийского) значения, находящиеся в г. СПб.
  2. Башня городского водопровода с флигелем - Музей истории Кронштадта. 2018-06-18 тикшерелгән.
  3. Музей истории Кронштадта. museum.ru. 2018-06-19 тикшерелгән.
  4. Музей истории Кронштадта, Якорная площадь, 2А. Музей истории Кронштадта. 2018-06-21 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү