Кримигис Стаматиос
Стаматиос «Том», М. Кримигис (инг. Stamatios (Tom) M. Krimigis, грек. Σταμάτιος Κριμιζής, 10 сентябрь 1938 ел) — Америка галиме, чыгышы буенча грек,Америка галиме, грек галиме, Космосны өйрәнү буенча АКШ программаларын үстерүгә өлеш керткән физик. [8][9].
Кримигис Стаматиос | |
---|---|
Туган телдә исем | грек. Σταμάτιος Κριμιζής ингл. Stamatios Krimigis |
Туган | 10 сентябрь 1938[1] (86 яшь) Врондадос[d], Королевство Греция[d][2][3][4] |
Ватандашлыгы | Греция |
Әлма-матер | Миннесота университеты[d][5], Айовский университет[d][5] һәм Айовский университет[d][5] |
Һөнәре | йолдызбелгеч |
Эш бирүче | Айовский университет[d][6][7], Айовский университет[d][7][6], Лаборатория прикладной физики[d][7][6], АКШ милли фәннәр академиясе[d][7], Афинская академия[d][6], Hellenic Space Agency[d][7] һәм Министерство цифрового управления Греции[d][7] |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә докторы[d][5] |
Биографиясе
үзгәртүКримигис Стаматиос 1938 елда Вронтадос авылында (Хиос, Греция) туа, шунда ук мәктәпне тәмамлый[9]. 1961 елда Миннесота университетын физика фәне буенча бакалавр дәрәҗәсендә тәмамлый, 1963 елда Айов университеты магистратурасын тәмамлап, 1965 елда физика буенча докторлык дәрәҗәсен якланган.[9]. Джеймс Ван Аллен аның укытучысы була[9].
Кримигис «Кассини-Гюйгенс» проектларын төп сынаучыларның берсе була (MIMI), «Вояжер-1» һәм «Вояжер-2» станцияләрендә аз зарядланган кисәкчәләр белән (LECP) экспериментлар үткәрүдә катнаша, шулай ук Explorer 47 (CPME) юлдашын төзүдә катнаша[10]. Кояшны тикшерү өчен «Улисс» (LAN/HI-SCALE) аппаратын, җир магнитосферасын тикшерү өчен Geotail (EPIC) аппаратын, Юпитерны тикшерү өчен «Галилео» (EDP) аппаратын, «Маринер-3» (TRD) һәм «Маринер-4» (LECR) автоматик планета-ара станциясен[9][10] сынау үткәрүчеләрнең берсе. «Advanced Composition Explorer», «Маринер-5», «Мессенджер» һәм «Новые горизонты» проектлары[10] өстендә эшли.
Кримигис — Джонс Хопкинс университеты каршындагы Гамәли физика лабораториясе космик департаментының мактаулы башлыгы, Афина академиясе әгъзасы[9] һәм Грек милли тикшеренүләр һәм технологияләр буенча совет президенты[8]. 1999 елдан Халыкара астрономия берлеге карары буенча Кримигис исемен Кримигис астероиды (8323) йөртә[9].
Бүләкләре
үзгәртү- Америка физика җәмгыяте, Америка геофизика берлеге, Америка фән үсешенә ярдәм итү ассоциациясе һәм Америка аэронавтика һәм астронавтика институты әгъзасы
- Джонс Хопкинс Гамәли физика лабораториясе премиясе (2004)
- Афина академиясенең хакыйкый әгъзасы-космос тикшеренүчесе (2004)(2004)
- Космик тикшеренүләр буенча комитет премиясе (2002)
- Смитсонов институты премиясе (2002)
- Aviation Week & Space Technology журналының «Laurels in Space» премиясе (1996, 2001)
- «Күренекле гыйльми казанышлары өчен» НАСА медале (1981, 1986)
- Астронавтика халыкара академиясенең фундаменталь фәннәр өлкәсендәге премиясе (1994)
- Аурупа аэрокосмос җәмгыяте советының Алтын медале (2011)
- Һавада йөзү һәм астронавтика Милли музее премиясе (2015)
- Космик очышларны үстерү өчен Америка астрономия җәмгыяте премиясе (2016)(2016)
- «Күренекле җәмәгать эшчәнлеге өчен» НАСА медале (2016)[11]
- НАСА һәм ЕСАның 40тан артык бүләге ( төркем казанышлары өчен)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://cassini-mimi.jhuapl.edu/SMK-Vitae-11-7-07.pdf
- ↑ 2,0 2,1 https://www.euronews.com/2013/12/02/exploring-the-universe-for-half-a-century-the-story-of-pr-stamatis-krimigis
- ↑ 3,0 3,1 https://www.scienceview.gr/news-en/stamatios-krimigis-more-than-a-space-explorer/?lang=en
- ↑ 4,0 4,1 https://greekcitytimes.com/2018/04/16/worlds-most-influential-scientist-in-modern-space-exploration-returns-to-greece/
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 https://www.linkedin.com/in/stamatios-krimigis-1b04386b/
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 http://www.academyofathens.gr/en/members/krimigis
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 https://www.linkedin.com/in/stamatios-krimigis-1b04386b/details/experience/
- ↑ 8,0 8,1 Curriculum and publications Vitae Brief, Hopkins Johns University.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 Interview Europlanet: Stamatios (Tom) Krimigis, Europlanet.
- ↑ 10,0 10,1 10,2 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ {title}. әлеге чыганактан 2016-09-08 архивланды. 2018-04-16 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Халыкара астрономия берлеге сайтындагы профиль(ингл.)
- НАСА сайтындагы биографиясе 2020 елның 10 август көнендә архивланган.(ингл.)