Крево замогы (белар. Крэўскі замак , пол. Zamek w Krewie, литв. Krėvos pilis) — Кревода таштан һәм кызыл кирпечтән төзелгән сарай-кастель (Белоруссия), Бөек Литва кенәзлегендәге беренче таш сарай[1].

Крево сарае
Сурәт
Нигезләүче Гедимин
Дәүләт  Белоруссия
Административ-территориаль берәмлек Крэва
Мирас статусы государственный список историко-культурных ценностей Республики Беларусь[d]
Современное состояние разрушенный[d]
Карта
 Крево сарае Викиҗыентыкта

Сарай — архитектура комарткысы һәм тарихи, туристлык объект.

Тарихы үзгәртү

 
Сарай башнясы 2007 елда

Бөек Литва кенәзлегендә беренче сарай (төзелеш XIII гасыр азагында төзелә башлаган дигән фараз бар) Шляхтянка һәм Кревлянка елгалары кушылган җирдә XIV гасырда төзелгән. Сарайның төп өлеше баткак субасар болын уртасында төзелгән, оборона стеналарының яртысы ясалма киңәйтелгән комлы дюнда төзелгән.

 
Крево, Фердинанд Рушиц, 1899. Вильнюста Врублевский китапханасында җыелма милеге

Крево сарае күп кенә вакыйгалар урыны һәм шаһиты булган. Ул тиздән төзелеп беткәч тә таш ядрәләргә утка тотылган (алар көнбатыш стенасы янында казу эшләре вакытында табылган), хәрби галереясы яндырылган.

1382 елда замокның җир асты йөрү урынында бөек кенәз Ягайло боерыгы буенча бөек кенәз тәхетенә дәгъвачы бабае Кейстут буып үтерелә. Шул ук вакытта Кейстутның улы — Витовт хатыны Аннаның хәйләкәрлеге аркасында качып котыла. Хезмәтче хатын-кыз киемендә үзен эзәрлекләгән үтерүчеләрдән ул кача ала һәм хатыны белән Полоцкка китә, үзенең урынына каты авырган кенәзне сүрәтләгән хатынны калдыра[2]

1385 елда замокта Крево униясе —бөек кенәз Ягайло идарәсе астында ВКЛ һәм Польша берләшмәснең шартлары эшләнә. 1433 елда Крево замогын тәхеткә дәгъвачы бөек кенәз Свидригайло били. 1503-1506 елларда йозак еш камауда тотыла, аңа татарлар зыян итә, әммә тиздән ул яңадан төзелә. 1519 елда тирән рейд барышында Кревоны Мәскәү воеводалары басып ала. XVI гасырның икенче яртысында Крево замогында качкын рус кенәзе Андрей Курбский яши. Сарай ипләп оборона әһәмиятен югалта.

 
1916 һәм 1917 елларда замок

XVIII гасырда әле Крево замогы яхшы торышта була. Соңрак ул җимерелә башлый, аны Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлап куя. Сугыш вакытында Крево аша фронт сызыгы үтә, ул 1915 елның көзеннән урынны ике өлешкә билгели. Замок немецлар басып алган территориядә кала, биредә сыену урыны һәм күзәтү пунктлары төзелә, һәм өч елдан артык позицион сугышлар алып барыла. 1917 елның җәендә, Сморгонь – Крево участкасында Россия армиясенең иң зур һөҗүме үтә (төп һөҗум юнәлеше немец оборонасын соңгы, Вильнога чыгу өчен сайлана). Операция бик җитди әзерләнә — әле Россия армиясе беркайчан да сугыш урынына көчле артиллерия — якынча төрле калибрлы 800 корал (Англия һәм Америка заводларыннан Мурманск һәм Владивосток аша Крево 20 км ераклыкка атучы артиллерияне Крево янындагы позицияләргә җиткергәннәр) җыймаган. Бөтен батареяларга да артиллерия әзерлеге өчен көчле немец ныгытмаларын җимерергә сәләтле өстәмә боеприпаслар бүленә. Операция 19 июльдә башлана һәм дүрт көн дәвам итә, шуларның өч көне артиллерия әзерлегенә китә. Дошман позициясенә карата шушындый көчле утны Россия армиясе әле беркайчан да алып бармый. Аның тыгызлыгы көн саен көчәя һәм 21 июльдә иң кызу нөктәсен җитә. Ату вакытында бигрәк тә Кенәз башнясы һәм сарайның көньяк өлешендәге диварлары зыян күрә[3]

1921 елда Рига тынычлык килешүен төзегәннән соң Крево замогы яшь Польша дәүләте составында кала. Рус артиллериясы һөҗүменнән калган хәтта шул җимереклекләрнең тарихи кимәлләрен аңлап, Польша властьлары 1929 елда Кенәз башнясы калдыкларының консервациясен үткәрә, әммә реставрацияләүгә кадәр әле эш барып җитми. 1970 елда замокны М.А.Ткачев җитәкчелегендә экспедиция тикшерә. 1985 елда эзләнү О.А.Трусов һәм М.А.Ткачев җитәкчелеге астында үтә. 1988 елда И.М.Чернявский җитәкчелеге астында үтә. Сарай җимереклекләрен консервацияләу 2004 елда дәвам итә; шул чакта студент-волонтерлар Кейстут Башнясына керү урынын консервацияләделәр. Соңрак, стенасына аварияга каршы конструкцияләр куела, ул стенаның бу өлешен явым-төшем тәьсиреннән саклый.

Хәзерге торышы үзгәртү

 
Дивар харабаларе (2007 й.)

Безнең көннәргә кадәр замокның җимереклекләре сакланып калган.

2005 елда җирле «Крево замогы» хәйрия фонды оештырыла, аның максаты Крево замогын саклауга булышу. Фонд ел саен Кревода һәм башка торак пунктларда мәдәни һәм башка чаралар үткәрә.

 
Крево сарае җимереклекләре күренеше (2007 й.)

Сарай җимерелү чигендә. Кайбер урындагы халык һәм туристлар сарай территориясеннән борынгы ташларны һәм кирпечләрне ташып ала. 2018 елда замоклы консервацияләу, яңару буенча эшләр башлана.

 
Сарай башнясы консервацияланудан соң

Архитектура үзгәртү

Сарай үз планында таш диварлар менән уратып алынган дөрес булмаган дүрт почмак бина. Төньяк стенасының озынлыгы 85 м, көнчыгыш — 108,5 м, көньяк — 71,5 м, көнбатыш ягы — 97,2 м. Диварларының калынлыгы — 2,5—3 м, биеклеге якынча 10-13 м. Диварлары хәрби галереялар дәрәҗәсе өстендә кадәр кыр ташыннан төзелгән, 7 метр чамасы биеклектә зур кирпечләрдән 2 метр тирәсе билбау кебек түшәлгән. Сарай почмакларында ике манара булган. Төньяк һәм Кенәз башнясы, планында квадрат диярлек (18,65 × 17 м) оборона стеналары периметрыннан чыгып тора. Башняда ким дигәндә 4 кат һәм нигезендә подвал-төрмә булган, улара арасыннан үтеп йөрү урыннары стена калынлыгында булган. Кенәз башнясыннан диагональ буйлап эченнән сарай стеналарына 11х10,65 м зурлыктагы Кече манара төзелгән. Стеналары 3 м дәрәҗәсе өстендә кадәр таштан, югарырак кирпечтән төзелгән. Керү капкасы көньяк-көнчыгыш өлештә урнашкан. Сарай ихатасында тимерчелек, торак каралтылар урнашкан, буа булган.

Легендалар үзгәртү

Крево сараеның иң канлы һәм иң куркыныч риваяте – төнлә сарай диварлары янында этен йөртүче кызны күрү турындагы риваять. Кайчандыр сарайда ике кенәз яшәгән һәм алар бәхетсезлеккә күрә бер кызга гашыйк була. Берсе көнчеллегеннән икенчесен үтерә, әммә кыз аны яратмый. Монда котырган кенәз кызны диварга беркетеп куярга куша. Кыз эте белән беркайчан да аерылмаганга күрә мескен хайванны да шул ук язмыш көтә.

Шул чакта сарайда яшәгән кешеләр сөйләвенчә, берничә көн йөрәк өзгеч тавышлар һәм эт өрүе ишетелә, әммә тиздән тынычлык була. Шуннан соң күпләр срай диварлары янында төннәрен этен йөртүче кызны күрә башлый. Әгәр кинәт ул кемне да күреп калса, килеп кочакларга һәм әсир итәргә маташа. Ә кем дә кем аның сихырына бирешә икән, иртән ватык сөякләре белән үле гәүдәсен тапканнар[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Гісторыя Крэва» //Алег Дзярновіч. «Адраджэнне». Гістарычны альманах. Вып. 1. Мінск, «Універсітэцкае», 1995
  2. Широкорад А. Давний спор славян. Россия. Польша. Литва. — Москва: АСТ Москва, Хранитель, 2006. — ISBN 978-5-17-038211-8,5-17-038211-1.
  3. Кревский замок был расстрелян, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-05-21 
  4. Кревский замок Ольгерда в Беларуси: история, фото, легенды. svobodno.su. Дата обращения: 17 февраля 2016.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү