Корт (ризык, берләштерү)

Корттатарларның традицион сөтле ризыгы. Татар камыр ашларында киң кулланыла. Дөрес итеп әзерләгәндә, кортлы ризыклар бик ләззәтле була. Коръән ашлары да аннан башка үтми.

Кулланылыш үзгәртү

Корттан татар халкында күп төрле камыр ризыгы әзерләнә: корт тәкәсе (сумса сымак), паштет, майлы корт һәм инде иң киң таралганы  - гөбәдия, кабактан вак бәлеш, зур ярмалы бәлеш. Ит бәлешенең дә төбенә  корт сала кайсы кеше.

Әзерләү үзгәртү

Курса-Почмак тәртибе үзгәртү

Кортны сөттән, майсыз эремчектән, катыктан һәм кефирдан ясап була.  Сыер асраган кешегә, сөтне аерткач, аннан майсыз эремчек ясарга һәм шуның белән корт кайнатырга була. Бу очракта корт күп итеп кайнатыла һәм сатарга куела.


10 литрлы чуен казанны утка куеп майлыйбыз да  туңдыргычта саклаган эремчекне салабыз. Ул кайнап торганда аңа бераз катык, сөт һәм ахырга таба шикәр комы, әзрәк май салабыз.  1 кг корт өчен кирәкле продуктлар:

                        1400г майсыз эремчек

                        230г шикәр комы

                           500г сөт

                         1стакан катык, әзрәк май (нинди дә)



Чистартырга үзгәртү

Татар авылында төпчек олан йортта калып, өйләнеп, әти-әни белән бергә яшәү традициясе әле сакланган.  Мин шундый төп йортка алтынчы буын килен булып килдем. Ә минем киленем җиденче буын булды. Балалар тәрбияләп үстергәндә төп йортта яшәгән кеше бик бәхетле. Балаларыңның әби-бабай тәрбиясе алып, дәү әни назында үсүләре – бер булса, ачык ишек, әзер ризыкка кайтулары – икенче бәхет. Син  төп йорт килене, аның традицияләрен саклаучы, аны яшәтүче, авыл тоткасы. Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз аша элек-электән балаларда хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт белән караш, ипи һәм җирне зурлау кебек хисләр тәрбияләнгән. Гаиләнең үзәге булып дәү әни торган. Ул кешелеклелек, нәфислек, ягымлылык идеалы булган. Минем  каенатам белән каенанам да Курса Почмак авылының бик хөрмәтле кешеләре иде. Каенанам – чын татар хатыны, уңган-булган, тормышның тәртибен белә торган кеше иде.  Кайчан ир баланы сөннәткә утыртырга, кыз балага чигәргә-бәйләргә өйрәтеп, бирнә әзерләргә, гаиләдә өлкәннәрне хөрмәт итәргә, гает бәйрәмендә гает турысына балаларны уятып, яңа кием киертергә, теләкләр тели-тели чишмәдән су алып менәргә, гаеттән кайтучы ирләргә чыжлатып коймак пешереп торырга –  нинди гореф-гадәт, йола бар –  каенанам барысына да өйрәтте, аларны сакларга кирәклеген күңелләргә сеңдерде.

     Аш-суны да яратып, элекке төрләрен  саклап әзерли иде. Сыер асрагач, сөт ризыкларын ясап, берсен дә әрәм итмәскә өйрәтте. Мин дә үземнем киленемә, шулай ук сезнең барыгызга да татарның сөттән ясалган ризыкларын әзерләргә өйрәтәсем килә. Татар халкында русларда исемнәре дә булмаган сөттән әзерләнгән ашамлыклар бар: катык, корт, сөзмә, әйрән. Руслар аларны сорасалар да, татарча әйтәләр:катык, курт, сюзма, айран дип. – корт әзерләү белән таныштырам.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү