Корноухово районы
Корноухово районы (рус. Корноуховский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балык Бистәсеннән Төньяк-Көнбатышка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Олы Солтан (1946 елга кадәр) һәм Корноухово авлылы.
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк |
Олы Солтан (1946 елга кадәр) Корноухово |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Рәсми телләр |
Тарих
үзгәртүРайон территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Лаеш кантуны Олы Солтан вулысында, ә 1927 елдан 1944 елга кадәр Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында урнашкан.
1944 елның 19 февралендә Солтан районы буларак барлыкка килә. 1946 елның 5 апрелендә исеме Корноухово районына үзгәртелә.
1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.
1954 елның 22 ноябрендә Корноухово районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарына тапшырыла.[1]
Административ бүленеш
үзгәртүРайон 1948 елның 1 гыйнварына 15 авыл советын үз составына кертә: Балыклы Чүкәй, Олы Әшнәк, Олы Солтан, Владимир, Емельяново, Җүҗи, Корноухово, Керәшен Казысы, Татар Казысы, Урта Девятово, Иске Арыш, Татар Янтыгы, Шетнев-Тулуш, Шитнәү-Чирмешән һәм Шумков. Район мәйданы 521 км² тәшкил иткән.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5