Корея сугышы төп вакыйгалары

Корея сугышының интерактив картасы

1950 үзгәртү

— Америка авиациясының Төньяк Кореяны беренче очып бомбалавы.
  • 5 июль — АКШ көчләре беренче мәртәбә сугышта катнашалалар
  • 25 июньдә АКШ БМО Иминлек Шурасын чакыра. Шушы утырышта СССБ вәкилләре булмыйлар, шуңа күрә АКШ окупацион планы раслана.
  • 1950 елның 26 июлендә БМО пәрдәсе астында АКШ һәм аның союздашлары Төньяк Кореягә каршы интервенциясе башлана.
  • 15 сентябрьдә БМО пәрдәсе астында 5 АКШ төмәне, 5 Көньяк дивизия, Бөекбритания бригадасы һәм 1120 очкыч белән Төньяк Кореяга каршы окупацион һөҗүмен башлыйлар. Сентябргә кадәр Төньяк көчләр тар мар ителә диярлек.

Кытай хөкүмәте 38-параллелен АКШ көчләре кисеп үтүе очракта сугышка керүен белдерә. 1950 елның 8 октябрендә АКШ гаскәре 38-параллелен кисеп үтәләр. 25 октябрьдә Кытай көчләре сугышка керә. Шушы каршы һөҗүм нәтиҗәдә АКШ 7-нче полкы, 8-нче армия тар мар ителә.

1951 елның 4 гыйнварендә Төньяк Корея һәм Кытай көчләре Сеулны яңадан алалар. 8-нче американ армиясе чигенә, АКШ көчләре кыен хәлгә эләгәләр, хәтта атом бомбасы куллануын уйлана.

Корея сугышында күп хәрби җинаятьләр ике яктан кылына. АКШ хәрби көчләре напалм, химик кораллар куллана иде, күләмле Төньяк Корея кешеләрен үтерү сәясәтен үткәрә иде. Америка авиациясе Төньяк Кореянең шәһәрләрен (аеруча Пхеньян) тулысынча җимерә диярлек.

Совет очучылары тарафыннан АКШ күп очкычларны бетерүдән соң АКШ президенты Труман атом коралы кулланырга ниятләгән. Ләкин Бөекбритания премьер-министры СССБ тарафыннан җавап атом һөҗүменнән куркып Труманнны атом бомбасы кулланмавын күндергән.

Корея сугышы рәсми рәвештә тәмамланмаган, аның нәтиҗәсендә ике бәйсез Корея дәүләте барлыкка килә, 38-параллелендә чиге калган.

2013 елның 30 мартында Төньяк Корея хөкүмәте "сугыш хәлен" яңадан игълан итә.

Моны да карагыз үзгәртү

Корея сугышы

Әдәбият үзгәртү

  • Киссинджер Г. Дипломатия. — М., 1997.
  • Киссинджер Г. Россия (СССР) в войнах второй половины XX века. — М., 2002.
  • Лобов Г. А. В небе Северной Кореи // Авиация и космонавтика. — № 10—12 (1990), 1—5 (1991).
  • Орлов А. С., Гаврилов В. А. Тайны Корейской войны. — М., 2003.
  • Обухов А. Записки военного советника // Интернационалисты. — Смоленск, 2001.
  • Попов И. М., Лавренев С. Я., Богданов В. Н. Корея в огне войны. — М.—Жуковский: Кучково поле, 2005. — ISBN 5860901003
  • Торкунов А. В. Загадочная война: корейский конфликт 1950—1953 годов. — М., 2000.
  • Война в Корее. — СПб., 2000.
  • Lowe P. The Origins of the Korean War. — New York, 1986.
  • Clay Blair. The Forgotten War, America in Korea 1950—1953. — New York, 1987.
  • A White Paner on South-North Dialogue in Korea. — Seoul, 1982.
  • Монтросс Л., Кэнзона Н. Иньчхонь-сеульская операция. — М., 1959.
  • Сейдов И. «Красные дьяволы» в небе Кореи. Советская авиация в войне 1950—1953 гг. Хроника воздушных сражений. — М., 2007.
  • Крамаренко С. М. Против «мессеров» и «сейбров». В небе двух войн. — М., 2007.
  • Абакумов Б. С. В небе Северной Кореи. — М., 1997.