Константин Семендяев


Константин Семендяев (1908 ел 9 декабрь, Симферополь — 1988 ел 15 ноябрь) — гамәли математика өлкәсендә совет галиме, совет атом проекты өчен математик исәпләүләр җитәкчеләренең берсе, физика-математика фәннәре докторы, профессор. Ленин премиясе лауреаты.

Константин Семендяев
Туган 9 декабрь 1908(1908-12-09)
Акмәсҗит, Россия империясе
Үлгән 15 ноябрь 1988(1988-11-15) (79 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче РФА Математика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Константин Адольфович Семендяев мещаннар гаиләсендә туган, ата-анасы хезмәткәрләр булалар.

Симферопольдә урта мәктәпне тәмамлагач, 1925 елда Симферополь педагогия институтына укырга керә, бер елдан соң ул Мәскәү дәүләт университетына күчә.

1929 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1929 елдан, студент булган чакта ук, урта мәктәптә укыта башлый, 1931 елдан Мәскәүдә төрле югары уку йортларында белем бирә.

1931 елдан 1936 елга кадәр — Мәскәү дәүләт университетының Математика һәм механика институты хезмәткәре.

1936 елдан СССР Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтында (МИАН) математик приборлар кабинеты мөдире. Бөек Ватан сугышы вакытында институт белән бергә Казанда эвакуациядә була.

1946 елдан 1953 елга кадәр — МИАН исәпләү бюросы мөдире. МИАН-да гамәли математика бүлеге ачылу белән (1953) бюро «Газодинамика» бүлеге итеп үзгәртелә[1]. Семендяев җитәкчелеге астында баллистик исәпләүләр методикалары эшләнә, астрономик һәм башка исәпләүләр машинизацияләнә һәм практикага кертелә.

1961 елның августыннан —СССР Фәннәр академиясенең гамәли математика институтының фән буенча директор урынбасары.

1963 елның сентябрендә ССРБ гидрометүзәгенә эшкә күчә, гидрометеорология мәсьәләләрен программалау лабораториясе начальнигы.

«[1]Журнал вычислительной математики и математической физики» журналының чыга башлаган көненнән алып редколлегия әгъзасы (1961).

Фәнни кызыксынулары үзгәртү

Бер үлчәмле газ динамикасы мәсьәләләрен исәпләү өчен характеристикалар ысулы авторларының берсе.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Өч Ленин ордены (1956,1955, 29.10.1949);
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (19.09.1953);
  • «Владимир Ильич Ленинның тууының 100 ел» медале;
  • башка медальләр;
  • Ленин премиясе;
  • Беренче дәрәҗә Сталин премиясе «РДС-6с һәм РДС-5 эшләнмәләре буенча исәпләмә-теоретик хезмәтләре өчен» (31.12.1953);
  • Беренче дәрәҗә Сталин премиясе «атом энергиясен файдалану өлкәсендә зур гыйльми хезмәтләре, яңа төрдәге РДС эшләнмәләре булдырган[2], плутоний һәм уран-235 җитештерү өлкәсендә казанышлары өчен ..» (6.12.1951);
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе «атом энергиясен файдалану буенча фәнни ачышлар һәм техник казанышлар өчен» (29.10.1949);

Библиография үзгәртү

Справочник по математике для инженеров и учащихся втузов (соавтор: И. Н. Бронштейн) 2009, 608 с.

Семендяев К. А. Счётная линейка — 11-е изд. — М.: Физматгиз, 1960. — 48 б.

Кызык очраклар үзгәртү

Цифрларның зур таблицасына карап, Константин Адольфович шунда ук: «Менә монда хата. Яңадан санарга кирәк» дип әйткән.[3]

Катлаулы алгебраик үзгәртүләрне өч төрле исәпләүче башкара, әмма нәтиҗә көтелгәнгә туры килми. Я. B. Зельдович яңа эффект алынган дип карар итә, әмма К. А. Семендяев шунда ук бу хата дип белдерә. И. M. Гельфанд исәпләү авторларыннан бер-берсеннән күчерүләрен тануны таләп итә, әмма өчесе дә бер урында хаталар ясаганы ачыклана[3].

Әдәбият үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. Отдел газодинамики (заведующий кандидат физико-математических наук Константин Адольфович Семендяев)
  2. „Реактивный двигатель специальный“ — зашифрованное обозначение советских атомных бомб
  3. 3,0 3,1 М. В. Келдыш и его институт. Первое двадцатилетие. М.: ИПМ имени М. В. Келдыша. 2001

Сылтамалар үзгәртү