Константин Пупарев

Пупарев Константин Васильевич (1803—1873/1874) — рус табибы.

Җенес ир-ат
Туу датасы 1803
Үлем датасы 24 декабрь 1873 (5 гыйнвар 1874)
Үлем урыны Тверь, Россия империясе
Һөнәр төре табиб, акушир, врач-писатель
Әлма-матер Нократ ирләр гимназиясе[d] һәм медицинский факультет Императорского Казанского университета[d]

Константин Васильевич Пупарев 1803 елда сәүдәгәрләр гаиләсендә туган. Нократ гимназиясен тәмамлаганнан соң, 1825 елдан Казан университетында укый. 1829 елда көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә һәм I бүлектәге табиб исеме белән курсны тәмамлый. Шул ук елны Ырынбурга, аннары Казанга холера эпидемиясенә каршы көрәшкә җибәрелә. 1831 елдан Казан губернасының Чистай өязе табибы, 1841 елдан Казанда шәһәр табибы, 1844 елдан Царевококшайскида өяз табибы, аннан соң Чистай өязендә Бахметев утарында табиб була.

1845 елда Казан университетында табиблык идарәсе инспекторы, ә киләсе елда-Петербург медицина-хирургия академиясендә акушер исемен ала. 1846 елдан ул Ярославль табиблар идарәсенең акушеры, 1847 елдан — Нократ табиб идарәсе инспекторы, ә 1851 елдан Тверь табиб идарәсе инспекторы була. 1866 елда пенсиягә чыга һәм үлеменә кадәр Тверь шәһәрендә яши. 1873 елның 24 декабрендә вафат була (1874 елның 5 гыйнвары).

Аның түбәндәге фәнни хезмәтләр басылган:

  • «Описание хода повальной болезни, называемой холерою, открывшейся в 1829 году с наступлением осени в Оренбурге и его уезде, с изложением способа лечения» (СПб., 1829);
  • «Вопрос о медалях, данных Маркусу и Янишу за холеру» («Друг Здравия». — 1834. — № 7);
  • «Опухоль суставов, после инфлуэнцы, отчасти излеченная ваннами из барды» («Друг Здравия». — 1834. — № 8);
  • «Рак желудка и продырявление его оболочек» («Друг Здравия». — 1834. — № 10);
  • «Свободные мозговые косточки» («Друг Здравия». — 1839. — № 46);
  • «Втянутие яичек к брюшному кольцу, как признак смерти от замерзания» («Друг Здравия». — 1847. — № 43);
  • «Зерна Рагульника, как вспомогательное средство в холере» («Друг Здравия». — 1853. — № 5);
  • «Уродливость с трещиной брюшных покровов» — «Военно-медицинский журнал». — 1853. — Ч. 61, Кн. 2;
  • «Кашинские минеральные источники, Тверской губернии, в г. Кашине» (1859; Тверь, 1863);
  • «Сведения о промышленности пьявками в Погорелом Городище, Тверской губернии» («Тверские губернские ведомости». — 1863);
  • «Сведения о погоде в г. Твери» («Тверские губернские ведомости». — 1869);
  • «Простонародные названия растений в Тверской губернии» («Тверские губернские ведомости». — № 33, 34, 41, 44 и 47);
  • «Народное наставление о мерах к лечению сибирской язвы, или огневика» («Тверские губернские ведомости»; отдельн. оттиски. Тверь).

Әдәбият үзгәртү