Комикс (инглизчәдән comic «кызык») – рәсемнәр сериясе, алар ярдәмендә элемтәле хикәя алып барыла. Әдәби әсәрләрдәгечә монда да төп һәм ярдәмче геройлар бар. Текст булмаска да мөмкин, яки кыска язулар гына була ала.

Комикс
Сурәт
 Комикс Викиҗыентыкта

Төрләре үзгәртү

Комикслар күләме буенча өч төргә бүленәләр. Стриплар үз эченә берничә кадрлар ала, еш кына газета-журналларда басыла; Классик комикслар катлаулырак композициягә ия һәм билгеле бер вакытта басылалар; График романнар җитди төгәл сюжетлы һәм 50 дән артык биттән торалар.


Килеп чыгу тарихы үзгәртү

16 нчы гасырдан башлап, Европада "аллилуйялар"дип аталган изгеләр турында гравюралар сатыла. 18 нче гасырда Уильям Хогарт бер уртак фикер белән берләшкән сәяси карикатуралар сериясен төзи. 19 нчы гасырда иллюстрацияле хикәяләр бик популяр була. Бигрәк тә Швейцария карикатуристы Р.Тепферны аерып чыгарырга кирәк, ул беренче тапкыр текстны тиешле картинага куя. Шулай ук немец В.Бушның 1865 елда Макс һәм Морица турындагы чыккан шигырь сериясе дә комиксның хәбәрчесе булып санала. Анда текст һәм рәсемнәр бер-берсе белән тыгыз бәйләнә.

АКШта газета монополияләре арасында көндәшлек комикс жанрын раслауга китерә. Картинадагы хикәяләр яңа укучыларны җәлеп итү ниятеннән бастырыла. Американың беренче "Аю баласы һәм тигр" комиксы 1892 елда чыга.

Америкада комиксларның "Алтын вакыты" дип ХХ гасырның 30-50 еллары дип атыйлар. Бу чорда жанрлар арасында фантастика һәм маҗаралар өстенлек итә. Танылган Супермен, Могҗиза-хатын, Бэтмен, Америка Капитаны туа. Сәнгать чаралары җыелмасы формалаша. Рәссамнар буяулар ярдәмендә укучыларга йогынты ясарга тырыштылар. Суперменның комиксларында зәңгәр, кызыл, ак төсләр өстенлек итә. Бэтмен кара, һәм соры гаммада сурәтләнә, бу хикәяне явызрак ясый.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү