Колынлы татар халык уены.

Колынлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, спорт залы
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бер-берсенә 10—15 метр чамасы ара калдырып 3x3 метр зурлыкта җирдә ике квадрат сызыла. Уенчылар ике тигез төркемгә бүленеп, бер төркеме — бер квадрат эченә кереп тезелеп басалар. Икенче команда шул квадрат тирәсендә «чәчелеп» басалар. Аларның берсе туп белән квадрат эчендәге бер уенчыга ыргыта, ул тупны тотып һавага чөеп җибәрә һәм үзе икенче квадратка йөгереп шуңа кереп калырга тырыша. Ә квадрат тышындагы «колын тотучылар» чөелгән тупны тотып алып, йөгерүчегә квадратка кереп качканчы, тидерергә тырышалар. Тидерә алсалар, беренче квадрат эченә тыштагылар керә, ә эчтәгеләр тышка чыга. Әгәр дә тупны чөючегә, икенче квадратка кергәнче тупны тидерә алмасалар, ул вакытлыча шунда кала. Уен яңадан башланып, туп һавага чөелгәч, ул яңадан беренче квадратка кайта ала. Тупны квадраттан читкә чөяргә ярамый. Әгәр ул шулай чөелсә, беренче квадрат эченә каршы як төркем керә, тегеләре чыга. Бер команда квадраттан чыкканда, икенчесе тиз генә керергә тиеш. Юкса, тыштагы команда вәкиле кереп өлгерә алмаган кешегә туп ыргытып тигезүе мөмкин. Шулай була калса, тыштагы команда кабат квадрат эченә керә. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү