Кокугакуин университеты

Кокугакуин университеты (國學院大學; әйтелеше: Кокугакуин Дайгаку, шулай ук 國學院 Кокугакуин яки 國大 Кокудай дип кыскартылырга мөмкин) төп офисы Токионың Щибуя районында булган шәхси университет. Академик программаларга Синтоизм өйрәнүе, Япон тарихы, Япон теле һәм Кытай әдәбияты һәм җәмәгать үсеше, һәм шулай ук икътисад, юриспруденция һәм педагогика керә. Ул 1882 елда нигезләнгән булган.[1]

Кокугакуин университеты
Нигезләнү датасы 1882
Сурәт
Кана белән язылган исем こくがくいんだいがく
Дәүләт  Япония
Административ-территориаль берәмлек Токио
Штаб-фатирының урнашуы Higashi[d], Сибуя (махсус район), Токио, Япония
Хезмәтләндерүче Incorporated Educational Institution Kokugakuin University[d]
Рәсми веб-сайт kokugakuin.ac.jp(яп.)
Нәрсәдән бүленеп чыккан Kōten Kōkyūjo[d]
Рәсми төс red purple[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 10 470
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Кокугакуин университеты Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Япон Классика Өйрәнүе Офисы буларак башлануыннан бирле (билгеле Илаһлар буенча бәхәсләрдән соң Синтоизмда тирәнрәк мәгънә эзләр өчен 1882 елда барлыкка китерелгән оешма), Кокугакуин Университеты Япониядә университет системасында (ул Империаль Университет системасына кадәр булган, әмма 1947 елда баш тартылган булган)танылуга закон раславына ирешкән беренче университет булган.

1882 елда нигезләнгән Япония Классика Өйрәнүе Офисы 1890 елда кокугаку фәненең кокугакуин фәненең өйрәтүнең ысулын нигезләгән. 1920 елда ул иске университет системасы астында университет статусына үскән һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ул Япониянең хәзерге университет системасы астында 1948 елда университет булып киткән.

Хронология үзгәртү

  • 1882, ноябрь – Токиода, Чийодада, Иидабащида Япон Классика Өйрәнүе Офисы нигезләнгән булган.
  • 1890, июль – Кокугакуин Япон Классика Өйрәнүе тарафыннан белем бирү оешмасы буларак нигезләнгән булган.
  • 1898, апрель – юридик фонд булып китә.
  • 1904, апрель – техник мәктәпләр системасы буенча техник мәктәп статусына кадәр үскән.
  • 1906, июнь – Шәхси Кокугакуин Университеты дип исеме үзгәртелгән (私立國學院大學, Щирицу Кокугакуин Дайгаку).
  • 1919, сентябрь – исеме Кокугакуин Университеты дип үзгәртелгән булган (国学院大学, Кокугакуин Дайгаку).
  • 1920, апрель – университет системасы астында рәсми университет дип танылган.
  • 1923, май - Щибуя Һигава артында Империаль Утарга күчә (渋谷氷川裏御料地, Щибуя Һигаваура Горёчи).
  • 1946, январь – Япония Классика Өйрәнүе Офисы бетерелә.
  • 1946, март – янә бер мәртәбә нигезләнә һәм Кокугакуин Университеты Юридик Фонды нигезләнә.
  • 1947, апрель – икенче бүлек ачыла.
  • 1948, апрель – реформаланган белем бирү система астында университет буларак таныла, яңа система әдәбият бүлеге ачыла.
  • 1948, сентябрь – Меҗиро Академиясе (目白学園, Меҗиро Гакуэн) белән кушыла.
  • 1949, апрель – Яңа система әдәбиятының икенче департаменты ачыла. Меҗиро тармагында дәресләр башлана. Сәясәт бүлеге нигезләнә.
  • 1950, апрель – Сәясәт бүлеге сәясәт һәм икътисад бүлегенә янә оештырыла.
  • 1951, февраль – Кокугакуин Университеты корпорациясенә реформалана.
  • 1951, март – беренче һәм махсуслашу борынгы система әдәбият бүлекләре ябыла.
  • 1951, апрель – икенче сәясәт һәм икътисад бүлеге ачыла. Әдәбият буенча тәмамлаудан соң магистр дәрәҗә программасы нигезләнә.
  • 1951, май - Синтоизмга өйрәтү әдәбияты буенча махсус курс нигезләнә.
  • 1952, сентябрь – Кугаяма Академиясе (久我山学園 Кугаяма Гакуэн) белән кушыла.
  • 1953, март – икенче борынгы система әдәбияты ябыла. Меҗиро өлешендә дәресләр туктатыла.
  • 1953, апрель – әдәбият буенча тәмамлаудан соң фәлсәфә докторы программасы нигезләнә. Кугаяма өлешендә дәресләр башлана.
  • 1955, январь - балалар бакчасы укытучысы булыр өчен өйрәтү программасы ачыла.
  • 1955, июль – япон мәдәниятен өйрәнү программасы нигезләнә.
  • 1958, март – Кугаяма өлешендә дәресләр туктатыла.
  • 1958, апрель - Синтоизм төп программасы Синтоизм өйрәнүләре программасына үзгәрә.
  • 1958, июль – Татешина Тулай Торагы (蓼科寮, Татешина Рё) ачыла.
  • 1963, апрель – беренче юриспруденция бүлеге нигезләнә.
  • 1965, апрель – икенче юриспруденция бүлеге нигезләнә.
  • 1966, март – беренче һәм икенче сәясәт һәм икътисад бүлекләре ябыла.
  • 1966, апрель – сәясәт һәм икътисад бүлекләре янә оештырыла, беренче һәм икенче икътисад бүлекләре барлыкка китерелә.
  • 1967, апрель – Юриспруденция буенча тәмамлаудан соң остаз дәрәҗә программасы нигезләнә. Икенче Синтоизм әдәбият бүлеге ачыла. Хачиоҗи (八王子, Хачиоҗи) бүлеге бинасында дәресләр башлана.
  • 1968, апрель – икътисад буенча тәмамлаудан соң магистр дәрәҗәсе программасы нигезләнә.
  • 1969, апрель – юриспруденциядә тәмамлаудан соң фәлсәфә докторы программасы нигезләнә.
  • 1970, апрель – икътисад буенча тәмамлаудан соң фәлсәфә докторы программасы нигезләнә.
  • 1982, апрель – Кокугакуин Хатын-Кызлар Кече Колледжы ачыла.
  • 1985, март – Хачоҗи өлеше бинасында дәресләр туктатыла.
  • 1985, апрель – Шин-Ишикава (新石川, Шин-Ишикава) бинасында дәресләр башлана.
  • 1985, ноябрь – Япония Классика Өйрәнүе Офисына һәйкәл ачыла.
  • 1987, апрель - Щин-Ин'ю (新院友, Щин-Ин'ю) җыелу залы төзелеше тәмамлана.
  • 1991, апрель – Кокугакуин Хатын-Кызлар Колледжы атамасы Кокугакуин Кече Колледжы дип үзгәртелә.
  • 1991, сентябрь – Хачиоҗи өлеше бинасы ябыла.
  • 1992, апрель – Тама Плаза кампусында беренче һәм икенче ел дәресләре башлана.
  • 1996, апрель – әдәбият бүлегенең өлеше Япон әдәбияты, Кытай әдәбияты һәм чит тел әдәбияты секцияләренә янә оештырыла. Икътисад бүлегендә икътисад челтәре һәм икътисад куллануы секцияләре барлыкка китерелә. Сагамиһара (相模原, Сагамиһара) кампусы ачыла.
  • 2001, апрель – юриспруденция һәм икътисад бүлекләре өчен көндезге һәм кичке лекцияләр системасы кертелә.
  • 2002, апрель – әдәбият һәм Синтоизм бүлекләре янә оештырыла һәм Синтоизм әдәбият бүлеге ачыла.
  • 2002, ноябрь – Япон Классика Өйрәнүе Офисы нигезләүдән бирле 120-нче еллык таныла.
  • 2003, апрель - 120-нче еллыкны искә алуга #1 бина төзелә.
  • 2004, апрель – юридик өйрәнүләр тәмамлау программасы (ягъни, юриспруденция мәктәбе) нигезләнә.
  • 2004, июль - 120-нче еллыкны искә алуга #2 бина төзелә.
  • 2005, апрель – икътисад бүлегендә менеджмент өйрәнүләре секциясе барлыкка китерелә. Әдәбият бүлегенең япон әдәбияты һәм тарих секцияләре өчен көндезге һәм кичке лекцияләр системасы кертелә.
  • 2006, июнь – Вакаги (若木, Вакаги) Манарасы төзелеше тәмамлана.
  • 2022, апрель – туризм һәм җәмәгать үсеше бүлеге барлыкка китерелә.

Белем алу һәм өйрәнү үзгәртү

Кокугакуинда берәү ''каннущи'' (Синтоизм каһине) булу өчен квалификацияләргә ирешү өчен курс ала ала. Бу квалификацияләргә ирешә ала торган курс бары тик Кокугакуин Университетында һәм Когаккан Университетында бар. Кокугакуин белем йорты тарихында Синтоизм өйрәнүләре дүрт еллык программасы, өч еллык программасы, алдынгы дәрәҗә программасы, доктор дәрәҗәсе программасы, һәм Синтоизм мәдәнияты программасында укытылган.

Бүлекләр үзгәртү

  • Әдәбият
    • Япон әдәбияты
    • Кытай әдәбияты
    • Чит ил әдәбияты
    • Тарих
    • Фәлсәфә
  • Икътисад
    • Икътисад
    • Менеджмент
  • Юриспруденция
  • Синтоизм өйрәнүләре
    • Синтоизм өйрәнүләре
      • Көндезге лекцияләре
      • Кичке лекцияләр
  • Кеше үсеше
    • Башлангыч белем алу
    • Сәламәтлек һәм физик тәрбия буенча белем алу
    • Балалар өйрәнүләре
  • Туризм һәм җәмәгать үсеше

Тәмамлау программалары үзгәртү

  • Әдәбият
    • Синтоизм махсуслашуы һәм диннәр тарихы
    • Япон әдәбияты махсуслашуы
    • Япон тарихы махсуслашуы
  • Юриспруденция
  • Икътисад

Һөнәри тәмамлау программасы үзгәртү

  • Юриспруденция өйрәнүләре (законнар мәктәбе)

Махсус программалар үзгәртү

  • Синтоизм өйрәнүләре тәмамлау программасы

Махсус курслар үзгәртү

  • Синтоим өйрәнүләре буенча махсуслашкан өйрәтү

Кече коледж (ике ел программалары) үзгәртү

  • Япон әдәбияты
  • Коммуникацияләр
  • Бала уку-укыту

Аффилирланган үзгәртү

  • Япон Әдәбият Өйрәнү Институты
  • Щинобу Орикучи мемориаль борынгы өйрәнү институты
  • Синтоизм консультациясе
  • Археология консультациясе
  • Доктор Коно (河野, Коно) мемориаль бүлмәсе
  • Доктор Такеда (武田, Такеда) мемориаль бүлмәсе

Кокугакуинга бәйле кешеләр һәм оешмалар үзгәртү

Кешеләр һәм оешмалар үзгәртү

Тәмамлаганнар, профессорлар һәм мәктәпкә бәйле башкалар Ин'ю (院友, Ин'ю) буларак мәгълүм. Ин'ю Ассоциациясе дип аталган тәмамлаучылар ассоциациясе һәм Щибуя кампусында Ин'ю Залы дип аталган җыелу залы бар. Япония буенча синтоизм храмнарында күпчелек каһиннәр ин'ю булып тора.

Кокугакуин белән ассоциацияләнгән кешеләр исемлеге үзгәртү

Җиһазланулар үзгәртү

Кампуслар үзгәртү

Сагамиһарада һәм башка даирәдә шулай ук җиһазланулар бар.

Щибуя кампусы, Токио, Һигащи үзгәртү

 
Һигащи, Щибуя кампусы

Higashi 4-10-28, Shibuya-ku, Tōkyō-to (東京都渋谷区東四丁目10番28号)

Якындагы станция булып Яманоте сызыгында Щибуя станциясе булып тора.
Кокугакуин Университеты Музее Щибуя кампусында. Бу музейда тарихи һәм археологик артефактларның киң тупланмасы һәм шулай ук махсус күргәзмәләр өчен өй булып тора.

Тама Плаза кампусы үзгәртү

 
Тама Плаза кампусы

Shin-Ishikawa 3-22-1, Aoba-ku, Yokohama-shi, Kanagawa-ken (神奈川県横浜市青葉区新石川三丁目22番地1)

Якындагы станция булып Токью ден-эн-тощи сызыгында Тама-Плаза станциясе булып тора.
Бейсбол уйнау урыны, спорт мәйданчыгы һәм теннис кортлары бар.
  • Сагамиһара шәһәрендә теннис кортлары һәм башка җиһазланулар бар, әмма кайбер клублар һәм түгәрәкләр җиһазланулардан кулланыла торган булса, күпчелек студентлар Самигаһара кампусын кулланмыйлар.

Кампуста шулай ук 1-енче ханә, 2-нче ханә, 3-енче ханә, 5-енче ханә, физик күнегүләр ханәсе, 2-нче физик күнегүләр ханәсе, һ.б. бар

Башка университетлар белән килешүләр үзгәртү

  • Көнбатыш Токио Университет Танылу Алмашу Килешүе катнашучысы
  • Йокоһама Шәһәре Белем Бирү Үзгәреше Киңәшмәсендә каташучы
  • Яманоте Сызык Консорциумында катнашучы

Кардәш мәктәпләр үзгәртү

Нихон Университеты: Бу килешү Нихон Университетының алдан килүчесе Нихон Законнар Мәктәбе Япон Классика Өйрәнү Офисында бер төн дәвамында нигезләнгәндә барлыкка килгән. Шуннан соң, Кокугакуин президенты алышынгач, яки Нихон Университетының президенты яки идарә сәркатибе үзгәргәч, алар партнёр мәктәбенә сәламләрен бирү өчен бара торган булганнар иде. Соңыннан, ике фирка кардәш бәйләнешләр башларга килештеләр.

Бәйле мәктәпләр үзгәртү

Астагы исемлектә китерелгән Точиги префектурасында белем бирү оешмалары Кокугакуин Университетыннан аерым эшли һәм аерым корпорациягә кертелү закон берлеге астында.

  • Кокугакуин Университеты Корпорациясе, Точиги Кампусы
    • Кокугакуин Университеты Точиги Кече Колледжы
    • Кокугакуин Университеты Точиги Кече Урта Мәктәбе
    • Кокугакуин Университеты Точиги Кече Урта Мәктәбе
    • Кокугакуин Университеты Точиги Нисуги (二杉, Нисуги) Балалар Бакчасы

Аффилирланган мәктәпләр үзгәртү

  • Кокугакуин Кече Колледжы
  • Кокугакуин Өлкән Урта Мәктәбе
  • Кокугакуин Университеты Кугаяма Кече һәм Өлкән Урта Мәктәбе
  • Кокугакуин Университеты балалар бакчасы
  • Кокугакуин балалар бакчасы
  • Кокугакуин Университеты Балаларга Белем Бирү Техникумы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Archived copy. әлеге чыганактан 2016-03-25 архивланды. 2022-08-15 тикшерелгән.
  2. 浅野 真澄 | 株式会社青二プロダクション (August 5, 2017). әлеге чыганактан 2017-08-05 архивланды. 2022-08-15 тикшерелгән.

Рәсми веб-сайт үзгәртү