Кисекбаштатар фольклоры һәм язма әдәби әсәрләр персонажы.

«Тукай мәйданы» метро станциясе стенасында «Кисекбаш» мозаик панносы

Татар халык әкиятләрендә («Алтын чүлмәк», «Унике егет» һ.б.), легендаларда («Кисекбаш», «Кисек башлы әүлия»), «Идегәй» дастанында очрый.

Кисекбашның барча эш-гамәлләре фантастикага корылган, гәүдәдән аерылган баш хәрәкәт итә, сорауларга җавап бирә, өйрәтә, киләчәкне юрый, үзенең дошманнарын юк итә һ.б.

Кисекбаш образы фольклор әсәрләрдән язма әдәбиятка да күчә («Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», Габдулла Тукай). «Кисекбаш китабы» (XIV-XV гг.).

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.

Әдәбият үзгәртү

  1. Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы». Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т. 1.
  2. Татар халык иҗаты: Дастаннар. Казан, 1984.
  3. Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987;
  4. Идегәй: Татар халык эпосы. Казан, 1988.