Кирилл әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итә.[1]

Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

Кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре үзгәртү

Мәскәү тыю сәясәте сәбәпле латин әлифбасы ТР рәсми структураларында кулланылмый диярлек, ләкин Татар Википедиясе - Ирекле Энциклопедия булып тора, Мәскәүгә буйсынмый, ә ТатВики-җәмгыяте кабул иткән кагыйдәләр белән идарә ителә. Татар Википедиясендә рәсми Тавыш бирү нәтиҗәсендә түбәндәге кагыйдәләр кабул ителгән:

  • Татар Википедиясендә тик рәсми кирил һәм латин әлифбалары кулланыла, ләкин төркемнәр атамалары кирилча языла. Татар латин әлифбасы һәм һәр хәрефнең тасвирламасы түбәндә китерелә:
A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '
  • Яңа мәкалә я кирилча, я латинча язып була, игезәк мәкаләләр тыелган, ләкин 2013 елга кадәр булдырылган латинча мәкаләләр калдырыла.
  • Кирил әлифбасыннан латин әлифбасына билгеләнгән күчерү кагыйдәләре рөхсәт ителә:
  1. а, о, ы, у һәм ъ алдында торган кирил К хәрефе латин Q хәрефенә күчерелә.
  2. ә, ө, е, ү, и һәм ь алдында торган кирил К хәрефе латин K хәрефенә күчерелә.
  3. а, о, ы, у һәм ъ алдында торган кирил Г хәрефе латин Ğ хәрефенә күчерелә.
  4. ә, ө, е, ү, и һәм ь алдында торган кирил Г хәрефе латин G хәрефенә күчерелә.
  5. Дифтонглар ия, ие, ию һаман iä, ie, iü гә күчерелә (й-y язылмый), тик июль, июнь - iyün, iyül итеп күчерелә.
  6. Кирил Э хәрефе һаман латин E хәрефенә күчерелә
  7. Нечкә сүзләрдә ь-билгесе юкка чыга: фильм - film, Эльмира - Elmira
  8. Киләсе нечкә иҗек моннан элекке барган сузыкны йомшарта: : сәгать - säğät; гомер - ğömer, шөгыль - şöğel, шагыйрь - şağir, канәгать - qänäğät, җәмгыять - сämğiät, тәнкыйть - tänqit һ.б. Тулы сингармонизм приоритетта тора.
  9. й-авазлы хәрефләр: я, ю, е, ё нечкә сүзләрдә сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта - тиешенчә yä, yü, ye, yö - гә күчерелә: yäşlek, käyef, yükä, söyü, yeget, äye, yöräk.
  10. й-авазлы хәрефләр: я, ю, е, ё каты сүзләрдә сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта - тиешенчә ya, yu, yı, yo - гә күчерелә: yaman, quyan, yul, muyın, yıraq, buyınça, yomğaq
  11. ау, әү кирил дифтонглары һаман aw, äw латин дифтонгларына күчерелә: санау - sanaw, Мәскәү - Mäskäw , кияү - kiäw, Awrupa
  12. В - кирил хәрефе татар сүзләрендә һәм фарсы, гарәп алынма сүзләрендә һаман W хәрефенә күчерелә: waqıt, waq, Watan, kärwan, тик рус һәм кайбер көнбатыш алынма сүзләрендә V хәрефенә күчерелә: Vladimir, Vladivostok, vagon
  13. Гарәп алынма сүзләрендә хамза авазы апостроф белән билгеләнә: ma'may, mäs'ül, mäs'älä, tä'min, tä'sir, Qor'än
  14. Алынма сүзләренең язылышы (чыгыш әйтелеше) приоритетта тора: кафедра — kafedra, комитет — komitet , Мюнхен — Münxen, бюджет — büdjet, сюжет — süjet
  15. Татар википедиясендә тартыктан соң барган я, ю, ё кирил хәрефләре тиешенчә ä, ü, ö латин хәрефләренә күчерелә: поляк - poläk, Шаляпин - Şaläpin, Вячеслав - Väçeslav, Аксёнов - Aksönov, сёгун - sögun, валюта - valüta
    • Кирил ц хәрефе буталыш булмас өчен һаман ts дифтонгына күчерелә: акция - aktsiä, станция - stantsiä, Рязанцев - Räzantsev, Донецк - Donetsk, Цаплин - Tsaplin, Могилевец - Mogilevets, цех - tsex, цивилизация - tsivilizatsiä, цирк - tsirk һ.б.
    • Алынма сүзләрендә «дж» дифтонгы урынына латин «c» (җ) хәрефен куллану рөхсәт ителә: Джакарта - Cakarta, Джонсон - Conson, Джордан - Cordan, гаджет - gacet
    • Латин әлифбасы кулланылганда, алынма сүзләре аларның оригиналь телендә яңгырашына күрә языла: кафедра — kafedra, комитет — komitet , Мюнхен — Münxen, бюджет — büdjet, сюжет — süjet

Мисал үзгәртү

Кирил әлифбасы Latin älifbası
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Габдулла Тукай

Tuğan tel
İ tuğan tel, i matur tel, ätkäm-änkämneñ tele!
Dönyada küp närsä beldem sin tuğan tel arqılı.
İñ elek bu tel belän änkäm bişektä köylägän,
Annarı tönnär buyı äbkäm xikäyät söylägän.
İ tuğan tel! Härwaqıtta yärdämeñ berlän sineñ,
keçkenädän añlaşılğan şatlığım, qayğım minem.
İ tuğan tel! Sindä bulğan iñ elek qıylğan doğam:
yarlıqağıl, dip, üzem häm ätkäm-änkämne, xodam!

Ğabdulla Tuqay

Сылтамалар үзгәртү

  1. (рус.) Текст закона на tatarstan.ru 2016 елның 5 март көнендә архивланган.