Кирилл Прокофьевич Ситников (1899, Кубан өлкәсе, Россия империясе1988, Казан, ССРБ) ― совет педагогы, дәүләт эшлеклесе. Казан дәүләт университеты җитәкчесе (1937―1951).

Кирилл Ситников
Туган 1899
Михайловская[d], Лаба бүлеге[d], Кубан өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 1988
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты

Тормыш юлы үзгәртү

Кирилл Ситников 1899 елда Кубан өлкәсендә Михайловский станицасында казак гаиләсендә туа. Ватандашлар сугышында катнаша, Кызыл Армиянең даими частьларында хезмәт итә. 1920 елда Дондагы Хопёр районында контрреволюциягә һәм спекуляциягә каршы көрәш буенча ВЧК (Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе) рәисе була. Беренче колхозларны оештыра.

1922―1927 елларда Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Аны тәмамлаганнан соң аспирантурада кала һәм 1930 елда тәмамлый. 1931 елда Мәскәү Агрохимия һәм туфрак белеме институтының физика кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, 1933 елда авыл хуҗалыгы академиясенең физика кафедрасы мөдире була.

1937 елның августыннан 1938 елның мартына кадәр Казан дәүләт университеты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, 1938 елның апреленнән 1951 елның октябренә кадәр — КДУ ректоры[1]. Бу дәрәҗәгә Казанда яшәмәгән кешене билгеләү гадәттән тыш була, чөнки университет тарихында мондый прецедентлар булмаган диярлек[2]. Профессор Николай Непримеров сүзләренә караганда, беренче гыйльми советта Ситников университет бернинди фән белән дә шөгыльләнергә тиеш түгел һәм аны югары уку йортларында эшләү өчен эшчеләр һәм крестьяннар әзерләү өчен эш факультеты итәргә кирәк, дип белдергән, университетның типографиясен һәм остаханәләрен биргән, бернинди фәнни тикшеренүләргә ярдәм итмәгән, алты профессорны эштән азат иткән. ССРБ Югары һәм урта махсус белем бирү министры Вячеслав Елютинга свояк булып туры килгән[3].

1951―1975 елларда Казан университетының гомуми физика кафедрасы мөдире була.

1988 елда Казанда вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ситников Кирилл Прокофьевич (1937-1951). 200ksu.ru. әлеге чыганактан 2018-03-06 архивланды.
  2. Ректоры Казанского университета: портреты без хрестоматийного глянца. history-kazan.ru.
  3. Нужин создал университет заново. nik-rech.narod.ru.