Кирилл Александрович Новиков (1981 елның 14 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — Россия футболчысы, тренер. Спорт мастеры (1997 елдан). Региональ категорияле футбол судьясы. 2021 елдан Түбән Каманың «Нефтехимик» клубының баш тренеры.

Кирилл Новиков
Туган 14 гыйнвар 1981(1981-01-14)[1] (43 яшь)
Мәскәү, СССР[1][2]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт физик мәдәният академиясе[d]
Һөнәре футболчы, футбол тренеры, футбол хөкемчесе
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Динамо, Динамо, Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d] һәм Истра[d][1]

 Кирилл Новиков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мәскәүнең «Динамо» клубы сакчысы Александр Новиковның улы. Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Мәскәү «Динамо» тәрбияләнүчесе (тренеры — В. Р. Шалин). 1996 елда Мәскәү җыелмасы өчен чыгыш ясый, 1997—2001 елларда 16 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге, 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары өчен уйный. 18 яшькә, 20 яшькә кадәрге Европа чемпионатларында катнашучы (1999—2001), Бөтендөнья яшүсмерләр уеннары чемпионы (1998). 1997 елдан — «Динамо» дубле уенчысы. 2000—2002 елларда — Россия чемпионатында 26 уен үткәрә, 2001—2002 елларда — Россия яшьләр җыелма командасы уенчысы.

Авыр җәрәхәтләнү сәбәпле (тәре бәйләвечен өзү) футболчы карьерасын тәмамларга мәҗбүр була. 2001 елда Мәскәү дәүләт физик культура академиясен тәмамлый (тренер-укытучы). 2007 елдан — Л. И. Яшин исемендәге Мәскәү «Динамо» ЦПФ тренеры (1997 елгы команда (баш тренер); 1994 елгы команда (баш тренер ярдәмчесе)).

2017 елның 14 июненнән Санкт-Петербургның «Динамо-2» футбол клубының — ул чакта «Динамо» (Санкт-Петербург) футбол клубының икенче командасының (фарм-клубы) баш тренеры булып эшли[3][4]. Клуб 2016 елгы өченче дивизион футбол клублары арасында Россия беренчелегендә («Төньяк-Көнбатыш» МРО) катнашу өчен яшьләр командасыннан («Динамо»-М) «Динамо-2» буларак үзгәртелгән була (2017/18 сезон нәтиҗәләре буенча команда «Төньяк-Көнбатыш» зонасында 7 нче урынны ала; 2018 елда дубль төп команданы бетерү һәм аның Сочига күчүе белән бәйле рәвештә таратыла).

2019 елның маеннан — «Динамо» яшьләр командасының баш тренеры. 5 октябрьдә Дмитрий Хохлов отставкага киткәннән соң «Динамо»ның баш тренеры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[5]. 2019 елның 8 ноябрендә сезон ахырына кадәр баш тренер итеп раслана. 2019 елның 20 декабрендә килешү 2021 елның җәенә кадәр озайтыла. 2020 елның 28 сентябрендә, 2020/21 Европа Лигасында тбилисның «Локомотив»ыннан һәм «Химки»дан җиңелүләрдән соң, клубтан китә[6].

2021 елның 13 гыйнварында Түбән Каманың «Нефтехимик» клубының баш тренеры итеп билгеләнә[7].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү